поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.03.2011 Җәмгыять

Казанның иң затлы туташы - Ширин Әл-Әнси !

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында шәһәр күләмендә үткәрелә торган “Татар кызы – 2011” бәйгесенең финалы булып узды. Башкалабызның җиде районыннан җиде чибәр туташ үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын һәм чын татарлыкларын мәшһүр театр сәхнәдән торып, бөтен шәһәргә раслады.

Зур сәхнәгә чыкканчы кызларга шактый көч куярга туры килде. Иң беренче алар үз мәктәпләрендә сынау узды, ә инде аннары район мәктәпләре арасында да иң лаеклылар исеменә эләгү өчен тырышты. Кызларга биергә, җырларга гына түгел, ә чын хуҗабикә булачакларын да исбатларга туры килде. Быелгы бәйге Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган иде. Шуңа күрә әзерләгән ризыклары да Тукай, яз белән нисбәтле булды (бәйгенең бу өлеше сәхнә түренә эленгән экран аша күрсәтелде).Кызлар гади генә яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклары хакында бәян итте, Тукай әкиятләренә «сәяхәт кылдырды». Кызларны бу конкурста күрсәткән фантазияләренә танылган аш-су остасы Резидә ханым Хөсәенова хәттә үзе көнләште булса кирәк.

 

«Татар кызы-2011» конкурсының финалына чыккан кызларны котларга танылган җырчы Рөстәм Асаев та килде. Мондый дәрәҗәле артист егет белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килгән кызларыбыз һич кенә дә сынатырга теләмәде. Киров районының 4 гимназия-интертатында укучы Ландыш Нәсыйховага ярышта сәхнәдә беренче булып чыгыш ясады. Иҗатташ дуслары белән әзерләгән таныштыру мизгелләре тамашачыда уңай тәэсирләр калдырды.

 

Сәхнәдә миллилекне фәкать киемнәрдә генә күрергә туры килсә дә, конкурсантлар арасында Ширин Әл-Әнси аерылып торды, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Аның үзенә Зәйтүнә образы (Г.Тукайның сөйгән яры) сайлавы сокландырды. Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиядә укучы Алинә Нәбиуллина да татар кызларына гына хас булган тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итте. Ә Идел буе районы кызы - Земфира Касыймова биергә генә түгел, поэма сөйләргә дә оста икәнен күрдек.

 

Шулай итеп «Татар кызы-2011» исеменә Ширин Әл-Әнси (Вахитов районы), «Уңган кыз» - Алинә Набиуллина (Мәскәү районы), «Зыялы кыз» - Ландыш Насыйхова (Киров районы), «Сылу кыз» - Земфира Касыймова (Идел буе районы), «Зирәк кыз - Алсу Сөләйманова (Яңа Савин районы), «Ягымлы кыз»-Гүзәл Галиева (Совет районы), «Сойкемле кыз» - Адилә Фәтхуллина (Авиатөзелеш районы) лаек дип табылды. Вакыт ягыннан шактый озакка сузылган чара җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлаулар белән тәмамланды. Киләчәктә уздырыла торган «Татар кызы» бәйгесендә милли киемнәргә киенгән туташларны гына түгел, ә чын мәгънәсендә тарихын белгән, милли геройлары белән горурланган чын татар кызларын күрәсе иде!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 23.03.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»