поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.04.2023 Криминал

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Бүген Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә (анда тугыз кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куйды. Илназ Галәвиев гаепле дип табылды, аны гомерлеккә рәшәткә артына озаттылар.

Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган мәктәп укучыларының ата-аналары һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында аздан гына исән калган кешеләр дә (алар 32гә якын) күрсәтмәләр бирде. Бүген аларның барысы да хөкем карарын тыңлау өчен янә суд залына килде.
 
Фаҗига 2021 елның 11 маенда була. Галәвиев, мәктәп бинасына бәреп кереп, ут ача. Беренче булып аның юлында каравылчы Мулланур Мостафин очрый. Галәвиев аның башына һәм сул ягына ата. Ир-атны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Җәрәхәтләре авыр булса да, ул исән кала.
 
Шуннан соң Галәвиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова белән очраша. Җинаятьче аңа ата, хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән соңрак хастаханәдә җан бирә, дип яза Татар-информ.
 
Өченче катта Галәвиевнең юлында 8А сыйныфы укучылары очрый. Бүлмәгә бәреп кергәч (ул бикле булмый), җинаятьче балаларга ата. Кемдер тәрәзәдән сикереп котыла, сигез укучы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.
 
Аткан тавышка инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева йөгереп чыга. Ул бер укучыны гәүдәсе белән каплый һәм җинаятьче аңа атканнан соң җан бирә.
 
Галәвиевкә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү һәм үтерүгә омтылуда, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклауда, шулай ук белә торып чит милеккә зыян китерү һәм юк итүдә гаепләү белдерелә.
 
Судта гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге гаепләүчеләр төркеме тәкъдим итте. Ул Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте, җинаятьче шуның биш елын төрмәдә үткәрергә тиеш.
 
Югары суд дәүләт гаепләүчесенең позициясен тулысынча хуплады. Галәвиев калган бөтен гомерен – рәшәткә артында, шуның беренче биш елын төрмәдә үткәрәчәк.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»