поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.04.2023 Мәдәният

Салават: Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның рейтингы иң түбәне – ​​бу чын татар стиле

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җырчы Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора, дип саный. Бу фикерен ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Сүземне үпкәдән башлыйм. Илһам абый белән Әлфия апаның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора. Бу чын татар стиле. Бигрәк тиз бөтен нәрсәне онытабыз: яхшыны да, яманны да! Бу, кызганычка каршы, безнең яшәү рәвеше. Кеше әлеге фестивальгә эләгү турында хыялланырга тиеш. Ә Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга күрә онытмыйлар. Илһам абыйны максатчан онытабыз. Бу – коточкыч! Әллә бар, әллә юк», – диде ул.
 
Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер конкурс үткәрергә кирәк. «Мин күптән әлеге ике исемне бәйләргә кирәк, дип саныйм. Хатын-кыз тавышын ир-атныкы белән чагыштырырга ярамый. Бу – икесе ике төрле юнәлеш. Аларны бергә бәйләп «супер» конкурс үткәрергә кирәк. Икесен бергә кушып эшли алсак, Аллаһка шөкер була. Бу очракта кемне гаепләргә дә белмим. Әмма Әлфия апа белән Илһам абыйны түгел!» – дип сөйләде ул. 
 
Салават Фәтхетдинов ике бөек исемнең престижын, рейтингын күтәрү өчен эшләргә чакырды, дип яза Татар-информ агентлыгы. «Миңа калса, шушы ике кешенең престижын, рейтингын күтәрергә кирәк. Алайса бөтен кешенең эше күп. Мин мактанып утырырга урын тапмыйм. Бу – трагедия! Бу нәрсәгә бәйле булганын белмим. Ялкаулыкмы икән бу, хәерчелекме? Шул рәвешле без аларны түгел, ә милләтне күтәрәбез. Әлеге шәхесләрдән бизнес ясап булмый берничек тә. Булганын табып, эшли торган эш бу. Минем шундый бәя», – диде ул. 
 
Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова фестиваль-конкурска ике атна эчендә 200дән артык гариза кабул ителүен әйтте. «Безнең фестиваль-конкурс халыкара булгач, ул татар телендә генә түгел, ә рус телендә дә, казах телендә дә һәм башка телләрдә дә булачак. Күп кунаклар көтәбез. Гаризаларны 22 марттан бирле кабул итәбез. Ике атна эчендә 200дән артык гариза килүе мине бик шатландырды», – дип сөйләде ул.
 
ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Мәдәният министрлыгы вәкиле Нурия Хашимова Әлфия Авзалованың җырлау рәвешен күбрәк өйрәнергә кирәклеген әйтте. «Белгәнегезчә, быел милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы. Шушы елда Әлфия апаның 90 еллык юбилее булу бик тә куанычлы. Без Әлфия апаның иҗаты һәм шәхесе турында күбрәк сөйләрбез, язарбыз. Әлфия апаның җырлау рәвеше өйрәнелмәгән, аны күбрәк өйрәнергә кирәк. Илһам абый белән Әлфия апа татар сәнгатенең асылташлары. Без аларны барларга тиеш», – диде ул.
 
Фестиваль-конкурска гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә. Бәйгенең икенче туры 2023 елның 9 сентябрендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була. Гала-концерт Әлфия Авзалованың 90 яшьлеге уңаеннан, 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»