|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Балалар бакчасында әниләр сугышкан
Екатеринбург шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә ике баланың әниләре сугышкан. Бер әни улы белән бер төркемгә йөргән кызның әнисенә йодрыклары белән ташланган. Бу турыда “E1.RU” басмасына зыян күрүченең ире сөйләгән. — Баласының күзлеге ватылган. Ул хатынымнан күзлек ремонтлау өчен акча таләп иткән. Янәсе, безнең кызыбыз аның баласын этеп җибәргән һәм күзлек ватылган. Һәм, чын мәгънәсендә, сугыш чыккан, — дип сөйләгән ир. — Хатыным тән җәрәхәтләре алган, курткасы ертылган, чәчләре йолкынган. Боларның барысын күзәтү камерасы теркәгән.
Сугышу моменты эләккән кадрларны хәзер полициядә өйрәнәләр. Зыян күрүче анда гариза белән мөрәҗәгать иткән.
- Хәзерге вакытта хәлне участок уполномоченные тикшерә. Нәтиҗәләр буенча тиешле карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итәләр Екатеринбург буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат төркемендә.
Балалар бакчасында конфликт турында комментарий бирүдән баш тарттылар. Андагы җитәкчелек, әти-әниләр моны үзләре хәл итәр, дигән фикердә.
Фото: Фрипик.ком
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|