поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.04.2023 Дин

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтар турында: "Азанны да вакытында әйтмәделәр"

Кичә Казанда хатын-кызлар өчен Fashion ифтар үткәрелде. Анда Сәйдә Мөхәммәтҗанова да барган. Сәйдә ифтардан соңгы хич-кичерешләре белән социаль челтәрдә уртаклашты:

"Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым. 
 
1. Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә: "ярый" - дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым. 
 
2. Икенчедән, кешеләр инде авыз ачты, намаз укырга китте, ә фонда "мода" күрсәтеп йөри иделәр. Әле көе дә намаз укырга комачаулый иде, ярый әле аннан кыстылар тавышын. Азанны да вакытында әйтмәделәр. 
 
3. Өченчедән, Казахстанда яисә Кытайда булсак, 100% шөбһәсез әйтәм, туган телендә генә алып барырлар иде. Татар халкының башкаласы ич Казан. Өлге вә мисал булып торучы. Безнең шулхәтле матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, 90% чара урыс телендә узды.
 
4. Дүртенчедән, үзем артист булгач, минем өчен иң беренче чиратта мөһим тавыш аппаратурасының яхшы көйләнүе, репетициядә барысыда яхшы яңгырады, ләкин җырларга чыккач... кыскача,  бөтенләй сүзем юк. Башка елларда әйбәтрәк иде, монда урысча әйтмешли "лажа". 
 
Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә аларның хезмәтен искә алмыйча булмый! Тоткан уразаларыбыз, кыйлган догаларыбыз кабул булсын", - дип язган Сәйдә.
 
Күпләр Сәйдәнең фикере белән килешкән. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева болай дип язган: "Килешәм, молодец. Былтыр беренче тапкыр бардым, һәм нәкъ менә шундый ук уйлар белән кайттым. Бүтән бер теләк юк барырга. Никтер барысы да ниндидер ясалмалык, кемнедер нәрсәдәдер уздыру өчен ясалган кебек тоелды миңа. Ифтар андый булырга тиеш түгел".
 
Тагын бер язылучы: "Килешмичә булмый. Гомумән, авыз ачу вакытын шоуга әйләндерә башладылар. Шоу караганчы, намазга бассалар, һичьюгы вәгазь тыңлау файдалы булыр иде", - дип язган.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»