|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2023 Криминал
Өч елдан соң хатынының баласын үтерүен сөйләп биргәнБер ир өч ел үткәч, хатынының малаен үтерүе хакында сөйләп биргән. Ул хокук саклау органнарына урманда баланың гәүдәсен яшергән урынны күрсәткән. Фаҗига вакытында 5 яшьлек малайның әнисе чит илдә булган, аннан кайткач егете белән аерлышмас өчен полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Бу коточкыч вәхши хәл Тула өлкәсенең Богородицк шәһәрендә теркәлгән. 2020 елда 25 яшьлек Николай Окулевич өйдә 5 яшьлек үги малае белән ялгызы калган. Кайсыдыр бер мизгелдә көйсезләнгән малай Николайның шулкадәр ачуын кабарткан ки, ул аны бераз “тәрбияләргә” уйлаган – дүрт тапкыр башына суккан һәм тыныч кына йокларга яткан. Каты җәрәхәтләнгән сабый медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле төнлә җан биргән. Иртән ир аның үле гәүдәсенә тап булган. Окулевич баланың гәүдәсен үзенең BMW Х6 машинасына салып, урманга алып чыккан һәм шунда күмеп куйган.
Чит илдән кайткан ана өйдә улын тапмый, әмма бу хакта полициягә хәбәр итеп тормый, чөнки егете белән ташлашасы килми. Ана кеше ничек шул гомер тыныч яши алгандыр, әмма ир өч ел дәвамында вөҗдан газапларыннан җәфаланган. Шушы көннәрдә Окулевич полициягә барып, түкми-чәчми барын да сөйләп биргән. Полицейскийлар урманда баланың сөякләрен тапканнар. “Сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян салу аркасында саксызлык белән каза күрүченең үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Ана да, аның егете моңа кадәр хөкем ителмәгәннәр.
Мине бер нәрсә аптырата. Чит илдән кайткан ана ничек баласының үлеменә шундый тыныч мөнәсәбәттә булган? 9 ай буе йөрәк астында йөртеп тапкан бердәнбер баланы ничек ниндидер иргә алмаштырып була?
Ә тирә-яктагылар? Күрше-күлән, таныш-белеш, дус-ишләр? Алар нишләп чаң какмады икән? Имеш, гаиләдә бала булган һәм кинәт гаип булган...
Бшыма сыймый бу хәл. Соң булса да бала гомерен кыйган ирне вөҗдан газаплары бимазалый башлаган. Ә менә хәсрәт-анага ирле булу мөһимрәк тоелган, күрәсең...
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|