|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Соңгы тапкыр егете белән күргәннәр...Башкортстанда бишенче көн 15 яшьлек Карина Хаҗикарамованы эзлиләр. Бәләбәй районының Знаменка авылы халкы борчуда. 31 мартта кыз туган авылындагы йортыннан чыгып китә һәм эзсез югала. Авылдашы соңгы тапкыр аны егете белән күрүләрен әйтә. - Мин аның исемен генә беләм, Влад. Кайда яшәгәнен белмибез. Хәзер Каринаны бөтен район эзли, полиция хезмәткәрләре тирә-якны тикшерә. Мин аның белән бер мәктәптә укыдым, ул һәрвакыт тыныч кыз була торган иде. Ни өчен югалганын әйтү кыен, бәлки, әти-әнисе белән талашкандыр... - дип сөйләгән Каринаның авылдашы.
Күрүчеләр булса, полициягә хәбәр итсен. Табыла гына күрсен инде.
фото: социаль челтәрләрдән.
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|