поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.08.2008 Матбугат

ИЛФАР КӘРИМОВ: “БЕЗДӘ КИҢӘШ ИТҮ ГЕНӘ БАР”

Татарстанда һәм аннан читтә дә таралучы, киң колачлы “Яңа Гасыр” радиосына август азагында 6 яшь тула. Бүген ди-джей Илфар Кәримовта кунакта. Илфар – радионың яшь алып баручылары сафыннан...

Илфар, беренче мәртәбә тыңлаган радио тапшыруыңны хәтерлисеңме?

 

– Берсендә, аерыла алмыйча, ниндидер спектакль тынлаганымны хәтерлим. Кызганыч, аның исеме истә калмаган. Бүген дә "Яңа Гасыр" радиосы тапшыра торган  спектакльләрне кызыксынып тыңлыйм. Алар, әйтерсең, балачакка алып кайта.

 

“Яңа Гасыр”да иң беренче кемне ишеттең?

 

– “Яңа Гасыр” радиосы сөйли башлаганчы, авылда бары тик чыбыклы радио гына иде әле. FM ешлыкларында сөйләүче радио юк. Абый, ул вакытта студент, Казанда шундый шәп радиолар сөйли, дип мактана иде. Һәм ул радиоларның берсе безгә дә килде. Ул вакытта әле ул "Болгар FM" дип атала иде. Иң беренче булып тыңлаган радио алыпбаручылар ул – Дилбәр, Фаил Гыймадов, Илнур Фәйзрахманов, Наилә Низами.

 

“Яңа Гасыр” радиосы күпкырлы, төрле юнәлешле музыкаль сәясәте белән аерылып тора. Үзең эфирдан тыш нинди җырлар тыңлыйсың?

 

– Кайвакыт эфирдан соң бер генә җыр да тыңлыйсы килми, чөнки эфир дәвамында без 50-60 җыр тыңлыйбыз. Ә гомумән, эфирдан тыш мин татарча ретро җырларны, заманча татар, рус, чит ил музыкасын тыңлыйм. Кыскасы, кәефкә карап. Шулай ук, инструменталь музыка да бик ошый.

 

Радиода сөйләнеп утырудан тыш тагын нинди эшләр башкара аласың, әйтик балта эше, машина...

 

– Радиода сөйләнеп утырудан тыш... Кызык! Ни өчендер, кайсы гына эшкә тотынсам да, миңа шаяртып: "Бу сиңа радиодан сөйләп утыру түгел" диләр. Мин – авыл җирендә туып үскән малай, шуңа күрә бер эштән дә курыкмыйм. Дөрес, Казанда яшәү дәверендә физик эштән читләшәсең. Тик авылга кайткач бик тиз “дуслашасың”. Әйтик, әле менә күптән түгел генә, ял вакытында, яңа мунчага нигез салдык.

 

Быел диплом алдың. Журналистика факультетында укучыларга эш табу кыенлыгы юк диләр, син ни әйтерсең?

 

– Эш табу бүген бик кыен, бигрәк тә үз һөнәрең буенча. Әйтик, минем танышларымның шактые әле  эшсез, яисә үз белгечлеге буенча эшләми. Дөрес, журналист ул беренче курстан ук матбугат чараларында практика уза башлый. Шул вакытта кайберләре эшкә дә урнашып калырга мөмкин. Үзеңне ничек күрсәтәсең инде. 

 

Ди-джей эшенең барысы да эфирда ишетеләме? Әйдә әле, бер эфирыңны кыскача сурәтләп күрсәт. Син башкара торган гамәлләр нинди?

 

– Дөрес, ди-джей эшенең  барысы да эфирда ишетелми. Миңа кичкә эфирга ди. Иң беренче булып музыкаль редактор төзегән плей-листны алып карыйсың, шуның буенча без эфирда җырлар куябыз. Җырлар арасында "күперләр", ягъни ди-джейның чыгышларын язасың. Тик эфирга кергәч тә әле алдан язылганны кәгазьдән укып утырасың дигән сүз түгел. Ди-джей рекламаны да, җырларны да, хәбәрләрне дә, тапшыруларны да үз вакытында эфирга чыгарырга тиеш. Микшер пульты, берничә компьютер, аудио-сиди аппаратура – болар барысы да ди-джей карамагындагы “байлык”, һәм син алар белән эш итә, җиңелчә генә сафтан чыга калса төзәтә дә белергә тиеш.

 

Тәүлекнең кайсы вакытында эфирда эшләү җайлырак? Кай вакытта тыңлаучы активрак?

 

– Һәр вакытның үз тыңлаучысы. Кеше радионы иртән эшкә җыенганда, машинада барганда тыңлый, көндезен эштә, өйдә вакытта, кичен эштән кайткач кабызып куя. Тик шулай да кич белән тыңлаучы активрак. Кичке якта яшьләр дә күпләп кушыла. Шулай ук, миңа иртән эшләве дә ошый, кешегә иң беренчеләрдән булып хәерле иртә теләү үзе бер рәхәт.

 

Тыңлаучылар гел мактап кына утырмыйдыр. Алып баручыларны тәнкыйтьләгәннәре бармы һәм ни өчен?

 

– Гел мактап кына эш бармый инде ул. Чагыштырып карасак, тыңлаучылар безне күбрәк хуплый. Тәнкыйтьләгән очраклар да булгалый. Әйтик, берәр хат укыганда авыл яисә кеше исемен дөрес әйтмәсәң. Тәнкыйтьне кабул итәбез һәм хаталарны төзәтергә тырышабыз.

 

Һәр коллективта җыелышлар, планеркалара була, сездә ул ничек уза?

 

– Гадәттә, без анда үзебезнең хаталар өстендә эшлибез. Эфирларны тыңлап чыгабыз, кимчелекле якларны билгелибез, алдагы көннәргә эш планын төзибез. Шунысы әйбәт: бездә ачулану, сүгү дигән әйбер юк, бездә барытик киңәш итү генә бар. Коллектив бик тату.

 

“Яңа Гасыр”да эшләү сиңа ни бирде?

 

– Яраткан эше кешегә нәрсә бирә ала? Әлбәттә, тормыштан кәнәгать булу хисе.


---
Болгар радиосы
№ --- | 01.08.2008
Болгар радиосы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»