поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2023 Мәдәният

«Мир» кинотеатрында Камал театрының легендар спектакльләре «тереләчәк»

«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. «Кино+Театр» проекты беренче тапкыр 2019 елда Россиядә Театр елында гамәлгә ашырыла, ул вакытта зур экранда Татарстанның милли хәзинәсенә әверелгән спектакльләр күрсәтелә.

Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана». Моңа өстәп, быел район кинотеатрларында һәм муниципаль кино учреждениеләрендә театрның хәзерге репертуарына кергән спектакльләрне күрсәтү планлаштырыла. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

«Кино+Театр» - театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады», - дип билгеләп үтә «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага масштаблаштыру күздә тотыла: «Казанга килеп, театрда спектакльләр карый алмаган тамашачылар кинотеатрларга килеп рухи ләззәт алырлар дип өметләнәбез. Проектның тагын бер өстенлеге - «Кино+Театр» программасына репертуардан төшерелгән һәм беркайда да күрү мөмкинлеге булмаган спектакльләр кертелгән. Һәркемне кинотеатрларга чакырам! – ди Миләүшә Ләбибовна.

Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур . «Кино+Театр» проекты тамашачыларга кабаттан легендар спектакльләрне карау мөмкинлеге бирә, - ди Илфир Якупов. - Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Аннан Казанга килеп, безнең спектакльләрне карау кемнәр өчендер хыял булып кала бирә. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык».

Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актерлары,
режиссерларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

«Кино+Театр» проекты программасы:
9 апрель - «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссеры М.Сәлимҗанов;
23 апрель - «Банкрот» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;
30 апрель - «Йөзек кашы» драмасы, режиссеры И.Зәйниев;
7 май - «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры И.Зәйниев;
14 май - «Миркәй белән Айсылу», режиссеры И.Зәйниев;
21 май - «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;
28 май - «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;
4 июнь - «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;
11 июнь - «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры - Р.Бариев;
18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) режиссер - Л.Әхмәтова.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.


---
Татаркино
№ --- | 04.04.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»