|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2023 Фаҗига
Түбән Камада сантехник үлеменнән соң Татарстан прокуратурасы тикшерү башладыТүбән Камада сантехник үлеменнән соң Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камада Вахитов проспектындагы 13нче йортка коммуналь аварияне бетерү өчен сантехник чакырганнар. Подвалда кайнар су торбасы тишелгән, сантехник анда хезмәттәше белән кергән. Берникадәр вакыттан соң ир-атның берсе юешләнгән аяк киемен алыштыру өчен подвалдан чыккан, ә икенчесе эчтә торбада утырып калган. Подвалга яңадан кергән ир-ат сантехникның суда ятканын күреп алган.
Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атны урамга алып чыккан һәм медикларга тапшырган. Алар ир-атның үлемен раслаган.
Күзәтчелек ведомствосы һәм профильле оешмалар хезмәткәрләре эшченең үлеменең сәбәпләрен ткишерә.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул кайнар су белән пешеп үлгән.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәсе буенча чаралар күреләчәк.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|