поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.04.2023 Криминал

Мунча кергән балага балта белән ташланган

Башкортстанның Стәрлебаш районында 2 апрельдә балигъ булмаган баланы үтерә язганнар. 27 яшьлек ир мунчада юынырга дип киткән 12 яшьлек малайга балта белән һөҗүм иткән. Яшь ир баланы бик каты имгәткән.

“Баланы авыр хәлдә куллары һәм аяклары җәрәхәтләре белән район дәваханәсенә илткәннәр. Урындагы табибларга ярдәмгә Уфадан Республика балалар клиник дәваханәсеннән травматолог, реаниматолог һәм кан тамырлары хирургы килгәннәр.
 
Малайны 2011 елда 6 айлык чагында тәрбиягә алганнар. Гаилә исәптә-фәлән тормый, уңай бәяләнә. Баланы 49 яшьлек әнисе һәм 49 яшьлек үги әтисе тәрбияли. Йортта алар белән бергә хатынның 22 яшьлек кызы һәм аның 27 яшьлек ире дә яши. Нәкъ ул балага һөҗүм иткән дә инде. Яшьләр ике ел элек никахлашкан, ир дә, хатын да икенче төркем инвалидлар. Үтерүдә шикләнелгән яшь ир психиатрда исәптә тора, беркайда да эшләми. Моңа кадәр хөкем ителмәгән. Ир еш кына балага каты бәрелгән, аңа гел бәйләнгән.
 
Йортта картәниләре дә булган, ул гаиләгә күрше авылдан кунакка килгән, баланың мәктәптә сакчы булып эшләүче үги әтисе ул кичне дежурда булган.
 
“Бала реанимациядә. Табиблар аның хәлен  бик авыр дип бәяли. Республика клиник дәваханәсе табиблары иртәнге 8.00 сәгатьтә генә кайтып киттеләр. Алар төне буена операция ясадылар”, – диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
 
Стәрлетамак районара суды  27 яшьлек иргә карата “кече яшьтәгене үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 
Шикләнелүче яшь ир хатынының 12 яшьлек энесе белән еш кына сүзгә килеп, аны күралмый башлаган. Бала мунчада чакта аның кул-аякларына  ничәмә тапкыр балта белән суккач, яшь ир үз-үзенә кул салмакчы булган, әмма туганнары аңа комачаулап өлгергән. Җинаять урыныннан качкан ир, һушын югалтып, егылган. Шаһитлар аны машинага утыртып дәваханәгә илткән.
 
 Анда хокук сакчылары ирне тоткарлаган да инде.  Тикшерү эшләре, суд экспертизалары комплекслары билгеләнгән, шаһитлардан сорау алу оештырылган, диләр төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсендә. 
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай

---
Өмет
№ --- | 04.04.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»