|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2023 Шоу-бизнес
Җырчы МакSим бәби көтә? Тамашачылар гастрольләрне туктатуын сорыйСоциаль челтәрләрдә таралган видеоларда Казанда туып-үскән җырчы Максимның (Марина Максимова) Тверьдагы концерты вакытында шактый йончыган һәм арыган булуы күренә, ә җырларын башкарганда ноталарга эләкмәвен чамалап була. Тамашачылар җырчының эче бераз түгәрәкләнеп китүен күреп, аның көмәнле булуын фаразлый. Концерт кыскартылган программа буенча уздырыла. Ул бер сәгатьтән артык дәвам иткән. Максимның тамашачысы аның гастрольләрен туктатуларын сорыйлар. Алар ниндидер явыз «персонажның» җырчыны эксплуатацияләүвендә шикләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, Максим «Я буду жить» гастроль туры кысаларында «Роза Хутор» курортындагы үзен начар хис итү сәбәпле, чыгышын туктаткан иде. Тамашачылар йолдызның көчкә аякта торуын, ә чыгыш ясарга тырышып та барып чыкмаганнан соң, бөтенләй сәхнә артына киткәнен әйтәләр. Ул вакытта аның бөтен чыгышы ярты сәгатькә якын дәвам итә. Аннан соң Максимга ашыгыч ярдәм чакырганнар.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|