поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.04.2023 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..."

Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.

— Шәхси тормышымда булсынмы, иҗаттамы моңарчы бар нәрсәне йөрәгемә якын ала идем. Хәзер инде элеккеге Айгөл түгел мин, сынаулар мине дә ныгытты. Ниләр генә язмыйлар — берсенә дә исем китми. Дөресрәге, кызганам мин аларны. Тормышта мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген белмичә, наз, игътибар, җылылык күрмичә яшәүчеләрдер, дип уйлыйм. Тормышыннан уңмаучылар дисәм, бәлки дорфарак та яңгырар. Үз исемнәрен дә куймыйлар бит, хәтта фотолары да юк. Фикер йөртүләре үк икенче. Мин үземне дә идеаль кеше димим. Интернетта каранып утырганда ошамаган нәрсәләргә мин дә күрәм, ләкин начар сүзләрне бервакытта да язмыйм. Аңа вакытым да юк. Таныш-дусларыма да рөхсәт сорап кына киңәш бирәм. Әле матур теләкләр язарга онытмасам ярар иде дим, дусларым-танышларымның туган көннәрен онытып җибәрүдән куркам. 
 
— Күлмәгегезгә бәйләнгәннәр...
— Кызыл күлмәктән фотосессия үткәрдек, фотоларны куйдым. Җилкәләре ачык иде, шуннан китте. Ләкин һөнәрем шуны таләп итә:сәхнә, матур күлмәкләр тектерү, яңа җырлау яздыру һәм боларның бөтенесе белән дә тамашачы күз алдында булырга тиешмен. Линарны җирләгәч: “Ник һаман иреңнең фотоларын куясың? Синең генә ирең үлгәнме?” — дип бәйләнделәр. Әти белән әнием кебек Линарым да көтмәгәндә китте, өзгәләнгән көннәремдә шундый сүзләр!.. Әгәр дә үземнекеләргә кагылсалар дәшмичә тора алмыйм. Берсенә дә сүз әйттермим. Кеше башыннан йөрүчеләрне бу юлы да урыннарына утыртым. Шунсыз аларны туктату мөмкин дә түгел. Әле бит балалар да бар, алар укый. Нахакка гаепләргә, әтиләрнең рухларын кимсетергә берәүгә дә юл куймыйм. 
 
— Борынгыларның сүзе хак: үлгән артыннан үлеп булмый. Сезгә дә яшәргә кирәк.
— Әле минем ике буй җиткән баламны урнаштырасым бар. Алар тормышта үз юлларыннан атлыйлар анысы, барыбер әле аларга мин — терәк!
 
— Линар төшләргә керәме?
— Бик сирәк. Гадәттә, берәр нәрсә буласын белгертеп керә. Беренче мәртәбә кырыгын үткәргән көнне күрдем. Кайтып керде — сөенепләр кочаклап алдым. “Кал инде, — дим. “Китәргә кирәк, анда көтәләр... Минем бер идея бар, план уйладым”, — диде. Шул сүзен берничә кешенең төшенә кереп әйтте, ышанасызмы? Икенче тормыш барлыгына 100 процент ышанырдырды. Икенче юлысы яңа фатирыбызда икән, мин кухняда кайнашам, балалар да өйдә, шаярышалар. Линар кайтып керде. Шул кадәр матур киенгән, килешә үзенә. Киеменең төсләренә кадәр хәтерлим. “Ничек кайтырга булдың?” — дим, кочаклаштык. “Рөхсәт иттеләр. Миңа бит икенче гомер бирделәр”, — диде. Мин ул төшем турында интернетка да яздым. “Бик сирәкләргә эләгә торган бәхет, әмма чын эш. Димәк, җаны икенче кешенең гәүдәсенә иңеп, җиргә кире кайтачак”, — дип күпләр хат язды. Белмим, дөрестерме сүзләре... Әмма минем Линарымны сагынмаган, юксынмаган көнем юк. Гел хәсрәтләнеп тә яши алмыйм, үзе дә риза булмас иде. Исән чагында да  матур, шат куңелле булуымны, мине бәхетле итәргә теләде. Җырымдагыча, җитмәде миңа анлы гомер. Ләкин Аллаһы Тәгалә язган язмышларны ризалык белән кабул итәргә кирәк.  Аллаһының язганы белән килешмәскә безнең хакыбыз юк. Мондый чакларда һәркем елый, тик үзебезне кызганып. 
 
— Линарсыз тормышка ияләнеп җиттегезме?
— Ияләнеп булмый, билгеле. Кыен. Ял көннәрендә бигрәк тә. Дүшәмбедән җомгага кадәр аны эштә дип уйлыйм. Шимбәдән дүшәмбегә җаныма һава җитми... Яшәр өчен җаным-тәнем, уйларым белән эшкә чумдым. Бер буш вакытым юк, үземә үзем эшне йөкләп кенә торам.
 
— Әнисе әле дә улының мәрхүм икәнлеген белмиме?
— 86 яшь аңа, зиһене дә чуарлы. Әйтмәдек. Янында бик ешь булабыз. Нишлисең, гомерләр һәркемгә тигез бирелмәгән. Ләкин булган гомеребезне матур итеп яшәсәк иде.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»