|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Аяксыз кала язганКанадада яшәүче 36 яшьлек Джулия исемле бер хатын белән гыйбрәтле дә, кызганыч та хәл булган. Хатын уңайсыз позада йоклап аяксыз кала язган. Барысына да, үзеннән тыш, хәмер гаепле. 2020 елда, дус-ишләре белән кафеда күңел ачканнан соң, саллы гына салып алган хатын, өенә кайткач, песи сыман йомарланып, ягъни аякларын астына салып йоклап китә. Күрәсең, Джулия төн буена гел бер позада йоклаган. Иртән йокыдан уянуына аяклары нык итеп шешенгән була. Коты очкан хатын әнисенә шалтырата, ул исә ашыгыч ярдәм чакырта.
Дәваханәдә аңа патологик синдром - компартмент дигән диагноз куела. Әлеге синдром йоклаган вакытта аякка кан килү туктау аркасында барлыкка килгән. Кан агышы тергезелгәч, аякның зыянлаган урыннары шешенә башланган.
Хатынның аягына оперция ясыйлар. Хирурглар сул аягының балтыр мускулларын ачып, "үлгән" мускул фрагментларын алганнар. Операциядән соң Джулиягә тире күчерелеп утыртылган. "Нервларга шулкадәр зыян килгән иде, авыртуга чыдый алмый, төн уртасында кычкыра идем. Оеган аякларны күз алдына китерегез, ә минем аякларда чәнчешү меңнәрчә тапкыр көчлерәк булды. Көчле ток белән суктырган кебек була иде",- дип исенә төшерә ул бүген.
Биш атна дәваханәдә дәваланганнан соң, өендә тагын өч атна урын җиреннән тора алмый ята. Моннан тыш, ел буена авыртуны баса торган дару эчәргә туры килә. Менә шулай, бу хатын юктан гына бәлагә тарыган. "Исерек килеш беркайчан йокламагыз, бу сәламәтлек өчен бик куркыныч",- дип кисәтә куркыныч тәҗрибә кичергән хатын.
Фото: фрипик.ком
Автор:Кадикова Резида
--- |
Иң күп укылган
|