|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2023 Фаҗига
Түбән Камада һәм Казан аэропорты янында аварияләрдә кешеләр үлгәнТүбән Камада авариядә бер йөртүче үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары. Чабьинская урамындагы йорт янында Volkswagen шоферы автомобиль белән идарә итүне югалта, каршы як полосага чыга һәм кюветка төшеп китә. Аның машинасы агач белән бетон койма арасында калган. Шофер алган җәрәхәтләрдән үлә. Шулай ук «Казан» аэропортыннан ике километр ераклыкта бер җәяүлене бәрдерәләр. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
70 яшьлек Skoda шоферы 73 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле юлны тиешсез урында чыгарга уйлаган, аның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлары булмаган. Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә.
ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәяүлеләргә дә, шоферларга да төгәл үтәргә кирәклеген искәртә.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|