поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2011 Бәйрәм

Камыт җилкәне кырмасын иде...

“Бердәмлек”нең үткән санында без Тольяттида җирле татар милли-мәдәни автономиясенең оештырылуына 10 ел тулу уңаеннан юбилей тантаналары уздырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Менә хәзер, вәгъдә биргәнебезчә, бу турыда укучыларыбызга тәфсилләбрәк сөйләргә булдык.

Шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясенә әле 10 ел гына тулса да, биредә татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең актив эш алып бара башлаулары күпкә алданрак булган. Бу турыда юбилейга багышланган мең данә тираж белән нәшер ителгән китапта да кызыклы мәгълүматлар бар. Анда әле 1967 елда ук автомобиль төзүчеләр шәһәрендә татар яшьләренең милли кичәләр оештырулары турында әйтелгән. Ә инде үткән гасырның сиксәненче еллары азагында, илебездә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, шәһәрнең татар милли хәрәкәте вәкилләре яңа көч белән эшкә керешәләр: автозаводның мәдәният бүлеге каршында “Гөлшан” ансамбле оештырыла, 1987 елның язында шәһәрнең 250 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тольятти тарихында беренче Сабан туе үткәрелә. Шуннан башлап халкыбызның бу милли бәйрәме һәр елны уздырыла торган була. Ә менә быел язын аны тольяттилылар егерменче тапкыр бәйрәм итәргә җыеналар.

 

Шәһәрнең “Туган тел” татар җәмгыяте исә 1989 елда оештырыла. Аның Исмәгыйль Әминов, Луиза Насыйрова, Нурмөхәммәт Ярмиев, Роза Заһидуллина, Тәнзилә Хәйруллина кебек иң актив беренче әгъзалары әле дә 2001 елның 22 февралендә барлыкка килгән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясендә күп файдалы эшләр башкаралар.

 

Бүгенге бәйрәмнең беренче өлешендә аларның күпчелеген сәхнәдә дә, фойеда тамашачылар арасында да күрергә мөмкин иде. Кечкенә балалар да, яшьләр дә, урта һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребез дә үзләренең татар икәнлекләре белән горурланып, туган телебезне саклауда армый-талмый эшләргә әзер булуларын тагын бер кат расладылар.

 

Юбилей кичәсе автозаводның элеккеге Мәдәният һәм техника сараеның (хәзер ул шәһәр карамагына тапшырылган) киң фойесында башланып, ике сәгатьтән артык барганнан соң, меңнән артык тамашачы сыйдырышлы зур концерт залына күчеп, дәвам итте.

 

Бәйрәмнең тантаналы өлешен догалар укып, тәбрикләү сүзләре әйтеп, Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров ачып җибәрде. Аннары сүз милли оешмага 10 ел дәвамында җитәкчелек иткән Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллинга бирелде. Ул ун елда эшләнгән эшләр турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. Аның әйтүенчә, оешма үзенең эшчәнлеген берничә төп юнәлеш буенча алып бара. Бигрәк тә мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә башкарылган гамәлләр куандырырлык. Ел саен үткәрелә торган Сабан туе бәйрәмнәре, “Язлар моңы”, “Уйнагыз, гармуннар” конкурс-фестивальләре инде яхшы гадәткә әйләнгәннәр. Өлкәннәрнең “Идел”, балаларның “Кояшкай” ансамбльләре даими эшләп, чыгышлар ясап торалар, төрле фестивальләрдә катнашалар. Мәсәлән, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәргән “Тамчы-шоу”, “Җырлы-моңлы балачак”, “Җырлыйк әле” тапшырулары, “Халкым минем”, “Татар моңы”, “Урал сандугачы” конкурслары нәкъ шундыйлардан. Тольяттилыларның еш кына өлкә һәм төбәкара конкурсларның лауреатлары һәм җиңүчеләре дә булганнары бар.

 

Спорт юнәлешендә дә уңышлар юк түгел. Соңгы елларда милли-мәдәни автономия каршында милли татар көрәше буенча өлкә федерациясе оештырылган, шәһәрнең берничә мәктәбендә секцияләр ачылган. Яшь көрәшчеләр шәһәр беренчелегендә, башка өлкә, Федерация дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып, беренче уңышларга да ирешкәннәр инде.

 

Рухи-дин юнәлешендә дә алга бару сизелә. Милли оешма соңгы вакытларда шәһәрнең хакимият органнары һәм дини җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыра алган. Үткән елда милли-мәдәни автономия әгъзалары катнашында шәһәр мэриясе һәм өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте арасында инде өченче тапкыр хезмәттәшлек итү турында килешү төзелү дә моның яхшы дәлиле булып тора. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Тольяттида Җәмигъ мәчетенең яңа зур янкормасы төзелеп бетеп, хәзерге көндә анда шәһәр мөселманнарына гыйбадәт кылу өчен бөтен шартлар да тудырылган.

 

Милли оешма җитәкчесе яшьләр белән эшләүләре турында да әйтеп үтте. Биредә уңышлы гына “Бергә” дип аталган яшьләр оешмасы эшләп килә. Алар бергәләшеп татарча кичәләр, дискотекалар үткәрәләр, яшьләрне туган телебездә сөйләшергә өйрәтү турында кайгырталар, шәһәрдә ел саен “Чәкчәк бәйрәме” кебек кызыклы чаралар уздыралар.

 

- Милли-мәдәни автономияне төзеп, аның җитәкчесе итеп сайланганда без иң зур төп бурычыбыз итеп шәһәребездә татар телендә белем бирүче мәктәп булдыру мәсьәләсен куйган идек, - диде Җәмил Вәлиуллин. - Тик, кызганыч ки, әлегә 81нче мәктәптә факультив рәвештә якшәмбе мәктәбен ачу белән генә канәгатьләнергә туры килә. Ә менә аерым милли татар мәктәбен ача алмадык. Бу проблеманы шәһәр хакимияте җитәкчеләренә тиешенчә аңлатып, төшендерә алмаганбыздыр, күрәсең.

 

Ул шулай ук автономиянең татар теле укытучылары, спорт тренерлары, балалар бакчасы тәрбиячеләре дәүләт бюджетыннан хезмәт хакы алып эшләргә тиеш булсалар да, әлегә аларның җәмәгать башлангычында бушлай эшләргә мәҗбүр булуларын билгеләп үте. “Бу мәсьәләне ничек тә хәл итәсе иде”, - диде милли-мәдәни автономия советы рәисе Җәмил Вәлиуллин.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та тәбрикләү сүзләрен әйткәннән соң, шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан эшләнгән эшләре күп булса да, эшләмәгәннәре тагын да күбрәк икәнлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, иң зур җитешсезлек - Тольяттида татар мәктәбе юклыгы. Ә мәктәп булмаса, татар да юкка чыгачак. Моның өчен ата-аналарның теләге кирәк.

 

Ринат Закиров бүгенге бәйрәмнең тамаша залында утыручы Тольятти шәһәре һәм губерна Думалары депутатларына мөрәҗәгать итеп, милли мәнфәгатьне тормышка ашыру өстендә эшләүче спорт тренерларына, укытучыларга шәһәр һәм өлкә бюджетларыннан хезмәт хакы түләүне булдыру кирәклеген әйтте. Моңа үрнәк булган күрше Ульяновск өлкәсе тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте. Анда яңа гына ачылган татар милли-мәдәни үзәгендә 28 хезмәткәр эшләве һәм аларның хезмәт хакы өлкә бюджеты хисабыннан түләнүе турында белдерде.

 

Тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясаучылар бик күп булып, котлаулар, бүләкләүләр ике сәгатьтән артык дәвам итте. Зур бәйрәм белән Тольятти татарларын Россия Федерациясенең Дәүләт советы депутаты Екатерина Кузьмичева, өлкә губернаторы Владимир Артяков исеменнән өлкә хөкүмәте аппаратының милли һәм җәмәгатьчелек эшләре буенча консультанты Надежда Осипова котладылар. Надежда Петровна Җәмил Вәлиуллинга губернаторның Сәламлау адресын тапшырды.

 

Озак еллар Тольятти шәһәр думасын җитәкләгән, хәзерге көндә губерна Думасы депутаты Александр Дроботов та якташларын котлау өчен күп яхшы сүзләр тапты. Ә иң мөһиме шунда ки, ул спорт тренерларына, укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен өлкә һәм шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итүдә булышырга вәгъдә бирде. Тик шунысы гына бераз гаҗәпкә калдыра: ул шәһәр Думасы җитәкчесе булганда бу мәсьәләгә ник игътибар итмәгән һәм аны хәл итүдә катнашмаган икән соң?

 

Самара шәһәре һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре исеменнән аларның җитәкчеләре Рифкать Хуҗин, һәм Минәхмәт Хәлиуллов, Сызран шәһәренең татар җәмәгатьчелегеннән Илсур Гыйльманов, ә Тольяттиның барлык милли оешмаларыннан Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Меджид Меджидов тәбрикләде. Барысы да бәйрәмгә бүләкләр белән килгәннәр иде.

 

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясен ун ел дәвамында җитәкләгән Җәмил Вәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Ә оешманың иң актив әгъзалары Рөстәм Якупов, Рәшит Насыйров, Сөләйман Үтәшев, Зөлфия Галиханова Мактау грамоталары һәм дипломнарга лаек булдылар. Өлкә Губернаторы Мактау грамоталарын автономиянең иң актив әгъзаларын "Ак йорт"ка чакырып алып, үзе тапшырырга җыена икән. Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов та берничә кешегә, шул исәптән Җәмил Вәлиуллинга, Луиза Насыйровага үзенең рәхмәт хатларын җибәргән иде.

 

Җәмил Вәлиуллин да Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән бер төркем активистларга һәм мөхтәрәм кунакларга 10 еллык юбилей хөрмәтенә чыгарылган истәлекле медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

 

Бәйрәмнең ямен бер нәрсә - Тольятти милли оешма җитәкчесенең һәм күпчелек чыгыш ясаучыларның рус телендә сөйләшүләре генә бераз бозды кебек. Хәтта Казаннан Татарстанның зур бер төркем сәхнә осталары һәм Казан бию ансамбле белән килгән концертны алып баручы ханым да күбрәк русча сөйләде. Бу юлы башка вакытта сәхнәдән татарча сөйләргә тырыша торган Самара вәкилләре дә татарчаларын онытып, тәбрикләүләрен рус телендә яңгыраттылар. Берничә рус телле мөхтәрәм кунаклар татарча сөйләгәнне яратмаслар, яисә аңламаслар, дигәннәрдер инде.

 

Мең татар тамашачысы җыелган залны губерна Думасы депутаты, милләттәшебез Гомәр Вәлитовның ярдәмчесе Әнвәр Хисмәтуллин гына бераз җанландырып җибәрде. Ул губерна Думасының коммунистлар фракциясе җитәкчесе Виталий Минчуковның котлавын рус телендә җиткергәннән соң, Гомәр Вәлитовның тәбрикләү сүзләрен, ватып-җимереп булса да, мишәр диалектында укып бирде.

 

Ә инде аның Казан турындагы җырын тамашачы көчле алкышларга күмде.

 

Казан кайда, Казан кайда

Казан бөек тауларда.

Бәхетлеләр Казаннарда,

Без йөрибез кайларда?

Казаннарга барган чакта

Күренә кызыл багана.

Шатланыгыз, шатлык бирә

Безгә килгән замана.

 

Әйе, ана телендә яхшылап сөйләшә белмәүчеләр дә телебезне үз итәләр. Моны без беркайчан да исебездән чыгармасак, балаларыбызны, оныкларыбызны, гаиләләребездә генә булса да, татар теленә өйрәтсәк иде.

 

Бу турыда үз фикеремне мин дә бәйрәм сәхнәсеннән, өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире буларак чыгыш ясап, залда утыручыларга җиткерергә тырыштым. Әлегә Тольяттида яшәүче 35 мең татарларыбызның бары 140гы гына “Бердәмлек” газетасын өйләренә алдырып укый бит. Моңа ничек борчылмыйсың инде?

 

Шулай да, киләсе юбилейларга кадәр, бәлки, шәһәрдә татар мәктәбе ачылып, туган телебез яңа көч алса, “Бердәмлек”нең дә укучылары артыр дигән өмет юк түгел әле.

 

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганда Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе советының яңа җитәкчесе итеп сайланган Рәшит Равил улы Нурмөхәммәтов муенына камыт кидерелгәч, шуны уйлап куйдым: “Ул яңа рәиснең җилкәсен кыра күрмәсен иде”. Аңа һәм Тольятти татарларының эшләрендә гел уңышлар гына юлдаш булсын!

 

 

 

Тольяттилыларны самаралылар (уңнан сулга) Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ, Равил ГАЛИМОВ, Рифкать ХУҖИН сәламли.

 

 

 

Бүләкләнүче активистлар (сулдан уңга) Исмәгыйль ӘМИНОВ, Нурмөхәммәт ЯРМИЕВ, Мәсгуть ХӘЙБУЛЛИН, Ирек ГАЛИМОВ, Зөһрә ВӘЛИУЛЛОВА, Хәлил ХӘЙРУЛЛИН.

 

 

Оешманың яңа җитәкчесе муенына камыт кидергәндә.

 

Югарыдагы рәсемдә: бертуган ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 12 | 19.03.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»