|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2023 Криминал
Логопед хатын пенсионерны төп башына утыртканМәскәүдә яшәүче логопед, үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырып, 82 яшьлек карчыкны төп башына утырткан. Педагогны акчалар тапшырган вакытта тоткарлаганнар. Подмосковьеның Белоозёрский шәһәрендә яшәүче пенсионер хатынны стандарт схема буенча алдаганнар. Аңа Үзәк банк “менеджеры” шалтыраткан да, җыйган акчаларыгызга хәвеф яный, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен тиз арада барлык акчаларны банк хезмәткәренә тапшырырга кирәк, дигән. “Банк хезмәткәре” исә акчаларны хәвефсез исәпләргә салып куячак.
Әбекәй еллар буена җыйган 4,6 миллион сум акчасын алып, “җинаятьчеләрдән” коткарырга юллана. Очрашуга ачык йөзле зыялы ханым килә. Пенсионер хатын шикләнмичә-нитмичә “Үзәк банк хезмәткәренә” акча тутырылган сумкасын суза. Өенә кайткач, әбекәй яңа исәпкә акчаларының күчү турындагы смс-хәбәрне әй көтә, әй көтә... Әмма смс-хәбәр килми дә килми... Шунда гына ул алдануын аңлап кала. Әмма мошенникларны эзләп, шалтыратып җәфаланмый, турыга полициягә бара.
Полиция хезмәткәрләре каза күргән әбекәйгә “контроль закупка” ясарга киңәш итә. Пенсионер хатын янә “Үзәк банк менеджерына” шалтырата һәм тагын 300 мең сум акчасы барлыгын әйтә, аларны да, имеш, хәвефсез исәпкә салырга кирәк. “Менеджер” белән пенсионер хатын тагын очрашу турында килешә, аңа инде әбекәй полицейскийлар белән килә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәүнең Тимирязев районындагы бер мәктәптә эшләүче укытучы-логопедны тоткарлый. Әле педагогка карата тикшерү оештырганнар. Логопедны мондый мошенниклык юлына нәрсә этәргәндер, билгесез.
Логопедның танышлары сөйләвенчә, ул күптән түгел генә икенче эшкә урнашкан. Логопед төрле авырулардан соң өлкәннәрнең сөйләмнәрен төзәтү өстендә эшли.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, педагог әле вакытлыча тоту изоляторында.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|