поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.03.2023 Мәдәният

«Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең программасы билгеле

5 – 11 июнь көннәрендә Казанда XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театр сәнгатенә багышланачак. «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларында Казанда 29 спектакль күрсәтеләчәк.

Программада Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Россия регионнарыннан Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечня, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва Республикаларыннан спектакльләр бар.

Татарстаннан Тинчурин, Кариев, Әлмәт, Түбән Кама дәүләт театрлары, «Әкият» курчак театры, Казан ТЮЗы, шулай ук, Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры катнаша. Камал театры үзенең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» һәм «Көл» спектакльләрен күрсәтәчәк. «Әкият» курчак театры Галимҗан Ибраһимов буенча куелган, быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Адәмнәр» спектакле белән катнаша.

Әлмәт театры Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә. Түбән Кама «Аксак» премьерасы белән катнаша. Тинчурин театры «Идегәй» дастанын тәкъдим итә. Программада ТЮЗның «Книга силы», Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча куелган «Йосыф» спектакль бар.

Спектакльләр җиде театраль мәйданчыкта – Камал театрының ике залында, Тинчурин, Кариев театры сәхнәләрендә, ТЮЗда барачак. Программага ачык һавада күрсәтелә торган спектакльләр дә кертелгән.

Камал театры сәхнәләрендә бара торган спектакльләргә билетлар инде сатуга чыккан. Шушы көннәрдә башка сәхнәдә уйналачак спектакльләргә дә билетлар сатуга чыгачак.


---
Камал театры
№ --- | 30.03.2023
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»