|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2023 Җәмгыять
Өстәмә ял көннәре көтә. Эш атнасы дүрт көнгә калырмы?
Апрельдә һәм июньдә татарстанлылар бер көнгә артыграк ял итәчәк. Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 июньгә туры килә. Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәрен билгеләде. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнде.
Искәртеп узабыз, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елның октябрендә 2023 елга производство календарен бастырып чыгарды. Биш көнлек эш атнасында һәм ике көн ял иткәндә эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, аларның алтысы бер сәгатькә кыскарак булачак. Ял көннәре – 121, шуларның 17се – эшләми торган бәйрәм көннәре.
Шулай ук эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту кайсы очракта мөмкин булуы турында әйттеләр, дип яза Татар-информ.
Россиядә эш атнасын кыскартырга була, әмма ул илдәге икътисади хәлгә йогынты ясамаслык булса гына. Аерым алганда, мондый адым хезмәт хакы дәрәҗәсенең төшүенә һәм товарларга, хезмәтләргә бәяләрнең артуына китермәскә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.
«Эш вакытын кыскарту хезмәт хакына һәм җитештерүгә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Монда барысы да бер яссылыкта булырга тиеш. Эш сәгатьләрен кыскарту эволюция юлы белән барырга, товарлар һәм хезмәтләр бәясен арттырмаска, шулай ук гражданнарның керемнәрен югалтуга һәм бизнес өчен тискәре тәэсиргә китермәскә тиеш», – диде Нилов URA.RU хәбәрчесенә.
Хәзер Дәүләт Думасы депутатлары ил халкы үз гаиләләре белән мөмкин кадәр ешрак өйдә була алсын өчен болай да чаралар күрергә тырыша, дип өстәде ул. Әмма карарлар кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясамасын һәм аларның тормыш сыйфатын төшермәсен өчен төрле сценарийлар карау мөһим, дип белдерде депутат.
Исегезгә төшерәбез, Россия халкының яртысы диярлек дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен былтыр хуплады. Һәр өченче кеше эш атнасын кыскартуга каршы, алар үз позициясен керемнәрнең кимүе белән дәлилли.
Татарстанда, бу идеягә үз фикерен белдерүчеләр республиканың бу адымга тирән анализлар һәм фикер алышуларсыз әзер түгеллеген әйтте.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|