поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
21.03.2011 Җәмгыять

Яңа СССР кирәкме?

Моннан егерме ел элек илдә үткәрелгән референдумда халыкка әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Сораштыруда 149 миллионга якын кеше катнашкан. Респондентларның 76 проценты сорауга “Әйе” дип җавап биргән. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында, Союз килешүе имзаланмый кала. Ә сез СССРны сагынасызмы?

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН, РИУ ректоры, сәясәт фәннәре белгече:

 

– СССРда уңайлыклар һәм мөмкинлекләр күп иде. Кеше рәхәтләнеп укыды, бернинди проблемасыз эшләде, тормышын ничек кирәк шулай җайлады. Ул заманда халык акчага да кытлык кичермәде, дәүләт тә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Советлар Союзы империя­нең бер формасы буларак җимерелде. Икътисадый проблемаларны бар халык белән хәл итү, планлаштыру СССРны үстерергә нык ярдәм итте. Мин аңа үткән тормышыбызның бер этабы итеп карыйм.

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, профессор:

 

– СССР заманында тотрык­лылык бар иде. Таркалу алдыннан халык куркусыз, әйбәт тормышта яши башлады. Кешенең теңкәсенә тигән гасыр башындагы ачлык ише хәвеф-хәтәрләр дә күренмә­де. Адәм баласы иртәгәге көнгә ышаныч белән карады, чөнки һәрберсенең эше бар иде. Мин әле үземнең СССРны саклап калу өчен тавыш биргәнемне дә хәтерлим. Халык­ның күбесе шуны яклап чыкты бит. Димәк, аның яхшы яклары күп булган. Ул заманның сагынырлык нәрсәләре шактый, тик аннан соң барлыкка килгән фикер һәм сүз иреге, илдәге үзгәрешләр дә шатландыра.

 

Искәндәр БИКТАҺИРОВ, Татарстанның халык артисты:

 

– СССР вакытында халыкның туплануы һәм дәүләт тарафыннан яклануы бар иде. Кемнеңдер үз-үзен тотышын тикшерү, аңа шелтә белдерү кебек нәрсә социаль яктан контроль барлыгын күрсәтеп торды. Тик мин ул вакытка кайтмас идем, чөнки хәзер илебез алга китте. Яшәү шартлары яхшырды, кибеттә киштә тулы товар пәйда булды. Бүген теләсә кем үзен бөтен яктан күрсәтә ала, яшь талантларга ярдәм итү дә көчле.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Мин СССР җимерелгәнгә үкенәм. Ул вакытта безнең Татарстанны союздаш респуб­лика дәрәҗәсенә күтәрү турында сүзләр йөрде. Болай булса, татар милләте Россия составында үз теләгенә ирешә ала иде. Ә бу халкыбызны бер урынга туплау дигәнне аңлата. Шундый союздаш республика булу безне башкалар алдында үрнәк итеп күрсәтер иде. Тик СССРның таркалуы бу хыялны чәлпә­рәмә китерде. Декларация кабул итүнең дә файдасы шул кадәр генә.

 

Фәридә МИФТАХОВА, пенсионер:

 

– Без бик җиңел һәм уңай­лы заманда яшәдек. Кибетләрдә азык-төлек, кием-салымга кытлык кичерсәк тә, илебез­нең якты киләчәге өчен көне-төне тырыштык. Телевидение-радио аша һәр көнне СССРның бөеклеге турында тапшырулар һәм фильмнар күрсәтелә иде. Ә хәзер бөтен нәрсәне сүгәләр, яхшылык, намус тө­шенчәләре онытылды. Кешеләр акча һәм мал артыннан куа. СССР заманында халык уртак идея өчен янып-көеп яшәде, үз мәнфәгать­ләрен ге­нә кайгыртып йөрмә­де.



Ватаным Татарстан
№ 49 | 19.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»