поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.03.2023 Җәмгыять

Сугыш ветераны өен су баскан

Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Бу уңайдан Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров профилактика һәм алдан кисәтү эшчәнлегенә игътибарны көчәйтергә кушты.
Фердинант Тимурханов сөйләгәнчә, кече елгаларда су 25 һәм 26 мартта кискен күтәрелә башлаган. Салмачы һәм Игумново бистәләрендә су басуларда кискен хәл туган.
 
– Игумново бистәсендәге Проезжая урамында сугыш ветераны өен су баса башлады. Ветеран һәм аның 1нче төркем инвалид кызы туганнарына күчерелде. Хәзер эшчеләр суны суыртырга һәм шул тирәдәге кар сулары агу юлларын чистартырга алынды, – диде ул.
 
Мирный, Салмачы, Борисково, Әмәт, Петровский, Калуга, 1нче Май бистәләрендәге торбалар һәм кар сулары агу челтәренең 3 меңнән артык кое авызы чистартылган.
 
Фердинант Тимурханов әйткәнчә, Вертлевка елгасы бер заман Казан картасыннан “юкка чыгарга” мөмкин. Константиновка бистәсендәге төзелеш базары янәшәсендә Вертлевка елгасына киселгән агачлар авып беткән.
 
Су басуларга каршы эшчәнлек буенча сөйләшүгә йомгак ясап, Рөстәм Гафаров: “Кешеләр су басу ихтималы булган урыннардан җир кишәрлекләре сатып алган, төзегән, рәсмиләштергән. Хәзер алар шәһәр кешеләре санала, шунлыктан без аларны кайгыртырга тиешле булабыз. Су баса торган урыннар буенча техник чишелешләр кабул итү кирәк. Киров районында узган ел чаралар күрелде бит, хәзер анда су басулар бетерелде”, – диде. 
 
Куен дәфтәренә:
Бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәте – 063 (стационар телефоннан шалтыратканда);
 8 (843) 236-41-23 (кәрәзле һәм стационар телефоннан);
 8 (843) 223-18-83 (торак-коммуналь хуҗалык буенча тавышлы ярдәмче).
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 28.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»