|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Футбол уйнаганда өстенә капка төшкән 13 яшьлек малайның хәле турында сөйләделәрРеспублика балалар клиник хастаханәсендә кичә футбол капкасы егылып төшкән малайның хәле турында сөйләделәр. 13 яшьлек малай күпсанлы җәрәһәтләр белән авыр хәлдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенә эләгә. Аны хирург, травматолог, яңак-йөз хирургы тикшергән. «Баланың хәле авыр. Ул аңында, үзе сулый. Аны ДРКБ реанимациясенә салдылар»,-дип сөйләделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Фаҗига «Волга» лагеренда булган. Тикшерү органнары булган хәл буенча тикшерү үткәрә.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|