поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.03.2023 Хәвеф-хәтәр

Мал суйганда себер язвасы йоктырганнар

Ишетеп беләсездер, Чувашиядә март урталарында түләмә (сибирская язва) чире таралуы турында билгеле булды. Түләмә (себер язвасы) ит эшкәрткән ир һәм аның хатынында ачыкланган булган. Бу вакыйганың дәвамы да бар: шушы көннәрдә түләмә ачыкланган ирнең күршесендә дә бу инфекцион чир табылган.

Чувашиянең Иске Акташ авылында яшәүче 59 яшьлек Нина Михайловна сөйләвенчә, түләмә (сибирская язва) авырулы үгез малын аның ире гәзиттәге игълан аша сатып алган. Үгез түшкәсен  бүлгәләр алдыннан хатын бармагын кискән булган һәм чи итне ул ачык яралы килеш эшкәрткән.
 
Нина Михайловнаның бармагындагы ярасы озак төзәлмәгән. Ни чарадан бичара хатын дәваханәгә барган.  Анда Нина Михайловна үгезне чалырга булышкан  күршесе Сергейны (югарыда язылган очрак)  түләмә белән хастаханәгә салуларын белә. Ул Сергей белән бергә итне эш итүен  һәм аны да тикшерүләрен үтенә. Анализлар авыруны раслый.
 
Бәхеткә, Нина Михайловна түләмәне җиңел кичерә. Үз сүзләре буенча, аңарда 37,1-37,2 градус температурадан  башка чир  билгеләре юк.
 
Белешмә.

Түләмә - авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның  һәммә төренә, шулай ук кешегә янаган куркыныч инфекцион авыру.

 Русиядә ел саен әлеге авыруның 15-20 очрагы теркәлә. Аның белән күбрәк хайваннар белән эшләүче кешеләр авырый. Элегрәк 1901-1910 елларда әлеге инфекция 16 меңнән артык кешене зарарлаган. Хәзер исә санитар-эпидемиологик хезмәтнең үсеше һ.б. нәтиҗәсендә авыру сирәк очрый.

Терлеклердә ул кискен формада үтә. Кешедә еш кына тире катламнары инфекциясе рәвешендә күзәтелә, шул ук вакытта үпкә һәм эчәклек эшчәнлеге бозылу белән дә катлауланырга мөмкин, аерым очракларда температура күтәрелә.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
 
 
 
 
 

---
Өмет
№ --- | 26.03.2023
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»