|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2023 Шоу-бизнес
ИлГәрәйгә хатыны: “Син гел кайдадыр йөрисең. Күп акчаң гаиләгә түгел, сәхнәгә китә”Җырчы ИлГәрәй белән әңгәмәдән өзек. — ИлГәрәй, элек нинди идең, хәзер дә шундый ук. Бер үзгәрмисең.
— Йокыдан торгач, кайнаган су эчәм. Аннан соң душ керәм. Тән язылсын дип, бераз физик күнегү ясыйм. Иртән ботка ашыйм. Коры-сары белән туклану ягында түгелмен.
Соңгы елларда сакал үстереп, бераз имиджны үзгәрттем. Хатын яхшы минем. Ул шулай әйбәт саклый. Эштән кайтканда, канатланып каршы ала.
Төн булса да, яныма утырып, әйдә, бүгенге эшләрең белән уртаклаш әле, ди. Тыңлый белә, уй-фикер, тәкъдимнәрен әйтә. Аңа кызык. Якын итеп тыңлагач, миңа да рәхәт. Кавышуыбызга 13 ел була. Шул гомердә, күз тимәсен, нибары ике тапкыр каты әрләштек. Анысы да өйләнешкәч тә һәм кызыбыз Әдиләне алып кайткач. Ул өйдә бала белән, мин төнге мәҗлесләрдә.
“Син гел кайдадыр йөрисең. Күп акчаң гаиләгә түгел, сәхнәгә китә”, — диде берсендә хатыным. Башта эшемнең нечкәлекләрен аңлап бетерми иде. Шуннан соң аны үзем белән йөртә башладым. Шунда сәхнә артының бөтен авырлыгын, киткән чыгымнарны аңлады, күрде. Ялагай түгел, турысын әйтә, шуның өчен дә яратамдыр хатынымны. Башка андый талашулар булмады.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|