поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.03.2023 Шоу-бизнес

Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...”

Ире Раушан белән дусларына ияреп, Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова бу арада ызгыш казанында... Әллә ерак чакрымнар аңлаша алмауга сәбәп - туганнарына үпкә белдергән ул. Социаль челтәрдә. Үзенә карата көнчелекләрен тойганын, күңеленә бик үк һуш килмәгән сүзләр ишетелгәнен дә язган. Җитмәсә, сабыйдан тәрбиягә алынган төпчек энесе Русланның никахына да чакырмаганнар.

Кайта алырлар идеме, юкмы, монысы караңгы, өңдәү бирелмәгәч, хәтере калган күрәсең.  Бәхәсләренә ачыклык кертәсе килеп, блогерның туган җире — Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче әнисе Миләүшә ханым белән элемтәгә кердек.
 
— Илүсә сезне дусларын яратмауда гаепли. Бәхәс нидә?..
— Анысын дөрес әйтә, дусты Гөлназны өнәп тә җиткермим, анысы белән сөйләшмим дә. Бу теманы кузгатмагыз, зинһар... Әйткән сүзем ялгыш булыр, үпкәләр. Араларыбыз тагын да суынмасын, дип куркам. Әлегә ничек бар шулай калсын. Илүсә дә суынсын. Гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча тормый. Кичә киченнән әйбәт языштык, аңлаштык. Фабрика ачарга йөриләр иде — ниятләренә ирешкәннәр. Нәрсә белән шөгыльләнәселәрен дә аңлап җиткермәдем. 
 
— Илүсә соңгы ике ел эчендә үз тормышын сүтеп, яңадан җыйды. Чит илгә чыгып китүләренә каршы килмәдегезме?..
— Килмәгән кая... Алар бит инде безнең канат астыннан чыккан, тормышта үз юллары. Кодагыйлар да ризалык бирмәделәр, без дә. Нишләтәсең, тыңламыйча чыгып киттеләр. Кодагыйлар Азнакайның үзендә яшиләр, көндәлек хәбәрләшәбез, бик әйбәт кешеләр. Раушан кияү дә акыллы. Озак еллар КВНнарда чыгыш ясаган, тумыштан мәзәкчән. Бәхетле булсыннар. Әйләнеп кайтырлармы, читтә күпме яшәрләр, билгесез. Кемнең итәгенә ут каба, шул кайгыра, дигән борынгылар. Безнең якта балалары чит-илгә киткән гаиләләр юк югын, әмма андыйлар ил тулы икән. Күпләр яза миңа, борчылмагыз диләр. Аллаһыга тапшырган... 
 
— Тәрбиягә алган Русланны бер өйләндергән идегез... Тагын туй иттегез...
— Руслан бер балалы хатынга өйләнгән иде. Икесенең дә фатиры бар, киленнең баласын да яратып кабул иттек, югыйсә. Никахтан соң бер атна яшәделәр дә, талашып, үзара тарткалашып, “сугышып” кайтып керде бит, балакай... “Болай булгач, янына ике аягыңның берсен дә атламыйсың...” — дигән идем, сүземне тыңлады. Күперләр төзү оешмасына эшкә кергән иде. Шул арада Владислав та хәрби хезмәттән кайтып төште. 
 
— Әле тагын бер ятим егетне сыендырган идегез шул... Ул да имин генә кайтып иреште, димәк?
— Аллаһыга мең шөкер! Туры безгә кайтып керде, үзенекеләрне барып та күрмәде... Руслан белән икесе Казанга эшкә чыгып киттеләр. Бүгенге хатыны Ландыш белән Руслан Казанда танышканнар. Өйләнәм, дигәч, каршы килмәдек. Киленебез Буа районыннан. Әле бит Владислав белән бер фатирда яшиләр иде. Яшь гаиләгә сыена алмый, Владислав дустына күченде.

— Владислав, һаман да сезгә кайтып йөрерме икән?
— Кая барсын?.. Хәрби хезмәттән кайткач, Мамадышта абыйлары белән очрашты. Алар 3 бертуган бит. Өч бүлмәле фатирлары бар. Анда инде берни юк. Хосусыйлаштырылмаган да ул. Документ эшен көйләргә, ремонт ясарга кушып киткәннәр. “Сиңа булсын...” — дигәннәр. Сүз оча да китә. “Абыйларың юридик яктан бөтен шартны китереп, үз өлешләреннән баш тартсыннар, шунсыз ул фатирга тотынмыйсың. Алайса сине төп башына утыртып калдыралар”, — дигән идем, сүземне тыңлады. Абыйлары да баш тартмады, Владислав та акчасын суга салмады. Нишләп бетәр ул бала. Әлегә урамда басып калды... Район башлыгына фатир да сорап барган иде. “Сиңа бирмибез, беркетелгән фатирың бар”, — дигән. Төпчегем дә, олы улым да башлы-күзле түгел әлегә, бәхетле никахларын көтәбез! Аллаһы Тәгалә ул көннәрне якынайтсын иде, — ди Миләүшә ханым.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»