|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2023 Мәдәният
Тинчурин театры музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен экскурсияләр оештырыла30 нчы март көнне 15:00 сәг. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры музеенда "Кәрим Тинчурин. Нәсел шәҗәрәсе" дип исемләнгән лекторий була. Әлеге чара бөек драматург, язучы, режиссёр һәм профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлына һәм иҗатына багышланачак. Экскурсиядә катанашучылар театр һәм музей белән таныша алачаклар. Элеге чара вакытында экскурсиядә катнашучылар, Кәрим Тинчуринның тормышы турында кызыклы вакыйгалар белә алалар, шулай ук тарихи экспонатлар, артистларның,режиссёрларның һәм сәнгать эшлеклеләренең кулъязмалары, архив документлары белән танышып була, ә иң мөһиме - Кәрим Тинчуринның нәсел шәҗәрәсе турында барлык мәгълүмат та монда бар. Экскурсия 10 кешегә каралган. Билетларны Пушкин картасы белән дә алып була.
--- |
Иң күп укылган
|