|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 220 торак пункт су астында калырга мөмкинЯзгы ташуның тискәре сценарие буенча республикада 220 торак пункт территориясе су басу зонасына эләгергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Ул бу турыда 2023 елда язгы ташкынга әзерлеккә багышланган утырышта сөйләде. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышында билгеле булганча, куркыныч яный торган зонага эләгә торган торак пунктлар 39 муниципаль берәмлектә урнашкан. Аларда 13 636 кеше яши, дип яза Татар-информ.
Шулай ук социаль әһәмиятле 10 объектны, автомобиль юлларындагы 47 участокны, автомобиль юлындагы 22 күперне һәм 3 икътисад объектын су баса ала.
«Әгәр әйтеп үтелгән фаразлар тормышка ашса, без муниципаль районнарга югары әзерлек режимына, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим итәбез», – дип хәбәр итте Нигъмәтуллин.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|