|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2023 Медицина
Ашыгыч ярдәм авыруга барып җитә алмаганУфада ашыгыч ярдәм машинасы йорт ихатасы чистартылмау сәбәпле чираттагы тапкыр авыруга барып җитә алмаган. Күп катлы йорт ихатасында калын боз катламы һәм колея йөртүчегә тиешле адрес буенча барып җитәргә комачаулаган. Урындагы халык Академик Ураксин урамындагы 1 санлы йорт ихатасында ашыгыч ярдәм машинасының кузгалып китә алмавын төшереп алганнар. Бу видеоны шаһитлар “Честно говоря” тапшыруына җибәргән.
Моңа кадәр күпләп кар яуган чорда башкала ихаталарында ашыгыч ярдәм машиналарының көрткә батуларын язган идек. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев оператив киңәшмәдә хезмәткәрләрен эшне начар оештырганнары өчен тәнкыйтьләп чыккан иде. Ул бу хәлне нонсенс дип атады.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|