поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.03.2023 Хәвеф-хәтәр

23 йортны су басты (ФОТОЛАР)

Татарстан халкы язгы ташуларга болай ук иртә өметләнмәсә дә, көйсез яз үзенекен итте – күршеләрне, ягъни Ульяновск өлкәсенең Радищево эшчеләр бистәсен узган атнада ук су басты. Кинәт.

Афәттән саклану өчен кайберәүләргә тиз арада йортыннан чыгып чабарга туры килгән.
 
Халык куркуда әлбәттә. Су бер китә, көннәр җылы торгач, өстәп яңгырлар да яву сәбәпле кабат килә. Тик күбәеп, ташкынланып, куркытып... 
Радищево район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Кудлахметов белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык. 
 
– Соңгы елларда язгы ташуларның мондый дәрәҗәдә үк зыян салганы булмады. 22 ел элек, ягъни 2001 елда нәкъ шундый ташу күзәтелгән иде. Белмәдек түгел, без берәр атна алдан әзерләндек. Су китү юлларын да борауладык, бозларның тыгылу куркынычын да карадык. Ләкин ул без көткәннән дә зур тизлек белән килеп басты, дәрья кебек җәелде. Көньяк-көнбатыштан, ягъни Саратов ягыннан килеп кергән җылы циклон аркасында кинәт җылытты. Төнлә +8, көндез +10 градус җылы торды. Кар сулары да агып төшкәч, Березка елгасы ярларыннан ташыды. 10 март көнне 23 йортны су басты. Бер йортта олы яшьтәге әби яши иде, борчылды да, кайгырды да, хәле авыраеп киткәнгә без аны хастаханәгә озаттык. Калган гаиләләрне туганнарына күчердек. Су 12 сәгатьләп торды да, китә башлады. Җиңел суларга да өлгермәдек, төнлә кабат килеп басты. Икенче дулкынында ул 118 йортны камап алды. 236 кеше йорт-җирен калдырып чыгып китте, табигать казасына каршы барып булмый. Без аларны туганнарына күчердек. 23 йортның идәннәреннән су күтәрелде, өйдә су ерып йөри торган, ә калган йортларның ишегаллары, идән аслары суда. Якшәмбедән дүшәмбегә кергән төнне яңгыр иште, кар да күпләп эреде, яңгыр сулары да кушылды, хәзер 130лап йорт суда утыра. Китәр исәбе күренми, ташу сулары күпмегә тоткарланыр... Радищевоны өч елга юа – Березка, Терешка, Маза. Терешка белән Маза елагалары да ярларыннан ташып җәелде. Березка елгасы ярларыннан 2 метрга күтәрелде. Табигать бәласе вакытында ярдәм итәргә тиешле барлык төр техника да әзерлектә, кизү торалар, – диде Азат Кудлахметов.
 
 
Мәктәп ягы судан имин булса да, укулар туктатылган. Балалар язгы каникул ялында. 
 
Иске Кулаткы авылы да якшәмбе төнендә ташу сынавына дучар булган. Җылы төндә туктамыйча яуган яңгыр бәласе булып, Кулаткы елгасы да ярларыннан ташыган. Кара исәп белән 30лап йорт халкын махсус техника ярдәмендә район мәдәният йортына күчергәннәр. 
 
 
– Күбесе туганнарында әлбәттә, ләкин, тукталыр урыннары әзер, мәдәният йортында җылы ризык көйләнгән. Бер генә оешма да читтә калмады, кискен хәл белән көрәшүдә зур активлык күрсәттеләр. Рупордан сөйләп тордык, су баскан урамнарга трактор белән кереп, бәлага дучар гаиләләрне утыртып алып чыктык, – дип хәбәр итте Ульяновск өлкәсенең Кулаткы районында нәшер ителә торган “Күмәкле көч” газетасының өлкән журналисты Рөстәм Арифуллин.
 
Сөенечле хәбәр шул – Иске Кулаткы авылыннан язгы ташкыны инде китү ягына борылган, димәк, афәттән саклану сәбәпле тиз арада кулына ни эләкте шуны алып, йортыннан чыгып чапкан Радищево авылы халкы да тиздән үз өйләренә кайтачак... Ә анда тау кадәрле мәшәкать көтә. Килгән зыян өчен иминият түләүләре артыннан йөрисе. Йорт-җирне иминиятләштергән булсалар, билгеле. 
 
– Йорт-җирен иминиятләштермәгән кешеләргә өлкә бюджетыннан ярдәм сорап, тиешле белешмәләр тутырып җибәрәчәкбез, – ди Азат Кудлахметов. 
 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»