поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.03.2023 Язмыш

"Өченче тапкыр дәү әни булдым. Әтисе генә юк..."

“Менә, улым-бәгырькәем, тагын бер айның 15 нче көне килеп җитте. Сине югалтканнан соң, газаплы, кайгылы, сагышлы 5 ай үтте... Белсәң иде, бәбкәем, сине ничек сагынганымны. Эх, бер генә күрергә, җанга якын тавышыңны бер генә тапкыр ишетергә иде. Никләр генә улымны алдың соң?” — дип көн дә елый, улына багышлап хатлар яза Лилия апа Абдуллина.

Мөслим районыннан Рамил Абдуллинның фаҗигале төстә һәлак булуы турында газетабызда (3 ноябрь, 2022 ел) хәбәр иткән идек. Ул 2022 елның 15 сентябрендә юл-транспорт һәлакәтендә җан биргән.

Язмыштан узмыш юк, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый диюләре хактыр.

— Үз гомеремдә югалтулар артык күп булды. Әтисез үстем, япь-яшь килеш ирсез калып, балаларымны аякка бастырдым, газиз әнкәем бик иртә китте. Җанымнан да артык күргән баламны да тартып алу ник кирәк булды соң сиңа, язмышым? — дип өзгәләнә Лилия апа.
 
Ике бала әтисез, Ләйсән өченче сабыена көмәнле килеш тол кала. Әмма нык, сабыр хатын балалары хакына үз-үзен кулга алырга көч таба.
 
— Сөенечле яңалыгыбыз бар, — дип уртаклашты Лилия апа, соңгы шалтыратуыма җавап итеп. — Өченче тапкыр дәү әни булдым. Принцессабыз бар. Ике абыйсына куаныч. 17 февральдә дөньяга килде ул. Авырлыгы — 2940 г, буе — 50 см. Сөбханалла. Мәдинә дип исем куштык. Кода-кодагыем, Аллага шөкер, һәрчак киленем Ләйсән янында. Бәләкәчебезне Шуганка авылына алып кайттык. Әтисе генә юк...
 
Сүз уңаеннан, Ләйсәннең олы улы — авыру. Физик мөмкинлеге чикле сабый тәрбияләүнең авырлыгын үз йөрәге аша кичергән, үзәге өзелгән ана гына аңлыйдыр. Ләйсәнгә бетмәс-төкәнмәс сабырлык, көч-куәт телик.
 
Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен “Сбербанк” картасына тоташкан телефон номеры: 8-987-279-26-14 (Ләйсән Абдуллинаның әтисе Фоат Кыям улы исемендә).

Залинә КӘРИМОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.03.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»