|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Шоу-бизнес
Ильмира Нәгыймова: «Ике балада гына тукталасым килми»Ильмира Нәгыймова үзенең хыяллары белән уртаклашты. Җырчы «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында алып баручы Лилия Кадыйровага интервью бирде. «Үземнең зур өем турында хыялланам. Күп балалы гаиләдә үскәч, 2 балада гына тукталасым килми, минем зур гаилә төзисем килә. Балалар – ул шатлык-сөенеч. Беренчедән, Казанга күченәсем килә. Чаллыда каласым килми, анда яшәргә теләгем дә юк иде. Казан – яраткан шәһәрем. Эшем Казанда булгач, авыр. Айга 5-6 тапкыр 500 чакрым йөрү ардыра. Чаллыда ничә еллар яшәгәч, аны да яратам, әмма Казанга күченәсем килә. Әле 1 ел күчми торам, фатир ипотекасы ябылмаган әле», – ди җырчы.
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|