|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2023 Шоу-бизнес
Чәчкә: «Иң мөһиме – баламны саклап калу иде»Җырчы Чәчкә икенчегә әни булырга әзерләнә дип язган идек. Ул әлеге серен тамашачыларына зур срокка җиткәч кенә ачты. Баксаң, яше булу сәбәпле, бик борчылып күтәргән икән. Артист болай дип уртаклаша: «Старорожащая» дигәч, сискәнеп киттем. Инде 38 яшемне тутырып барам икән, ләбаса. Кызым Веснаны тапканнан соң 6 ел узган да киткән. Да-а, яшь бара… Ә Аллаһы Тәгалә миңа әни булырга тагын бер мөмкинлек бирә. Бер карасаң, бала ул – бәхет. Икенче яктан карасаң – зур җаваплылык. Күз тиюдән дә курыктым. Әллә күтәреп чыга алам, әллә юк, диеп уйлап, йөкле икәнемне бер кешегә дә әйтмәдем. Концертларда, кеше арасында сирәгрәк күренергә тырыштым. Иң мөһиме – баламны саклап калу иде. Корсак үскән саен кызыксынучылар да арта торды. Журналистлар инде берничә ай «атакуют». Сенсация, янәсе… Алайса, миннән башка берәү дә балага узмый. Шуңа да, теләсә кемнән, теләсә кайсы сайттан минем турыда теләсә нинди яңалыклар яңгырамасын өчен, үз сәхифәмдә барысын да язарга булдым», – ди җырчы.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|