|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2023 Мәдәният
Ваһапов фестивале көзен Баку белән Ташкентта концерт куячакРәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале артистлары көз көне Баку белән Ташкент шәһәрләрендә юбилей концертлары куячак. Киләсе сезонда фестивальгә егерме ел була. «Быелга максатыбыз – ике илдә булу. Концертларны сентябрьдә Бакуда, октябрьдә Ташкентта куячакбыз. Ташкентта кызыксыну бик зур. Алар: «Сезгә симфоник оркест бирәбез, сездән солистлар килсен», – диделәр. Без шундый уртак проект эшләргә уйлыйбыз», – диде фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Ул шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсының агымдагы сезонына гаризалар кабул итүләрен әйтте. Конкурска нәтиҗә апрель уртасында ясалачак. 15 май – Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел булган көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бәйгенең гала-концерты үтәчәк, дип яза "Татар-Информ" МА, «Конкурста профессиональ белемле җырчылар гына катнаша ала, тик без белеме булмаганнарны да тыңлыйбыз. Быел да яңа тавышлар, яшь талантлы җырчыларны халыкка җиткерергә мөмкинлек булыр, дип ышынам. Бүгенге көндә татар эстрадасындагы яшь талантлы җырчыларның 90 проценты Ваһапов фестиваленнән чыккан. Алар – Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм башкалар», – дип сөйләде Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|