|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Ильвина: "Тыштан гына өстен, бай хатын кебек күренәм"Җырчы Ильвина 16 яшендә Салават Фәтхетдинов төркемендә эшли башлый. 17 яшендә “Барс-медиа” компаниясе белән килешү төзи. Аны “Артларымнан йөрмә” җыры белән таный башладык. Хәзер ул — үз-үзенә һәм кызы Раянага продюсер. Ильвина эстрадада башкаларны кабатларга яратмый. — Ильвина, сине күпләр җитеш, бай гаиләдә үскән кыз дип уйлый. Балачакны искә төшерик әле.
— Әти полиция хезмәткәре булып эшләде, әни бүген дә укыта. Ун ел буе өчәү тулай торакта 12 кв. метрлы бүлмәдә тордык. Әмма, акча аз димәде, әни мине матур киендерде, башкаларны кабатламый идем. Хәзер дә: “Киенүегез, җырларыгыз аерылып тора”, — диләр. Ул кечкенәдән салынгандыр. Балачактан мөстәкыйль булдым. Түгәрәкләргә үзем язылып кайта идем.
— “Тышкы кыяфәтем белән эчке дөньям туры килми”, — дисең.
— Чынлап та, тыштан аз сүзле, өстен, бай хатын кебек күренәм бугай. Ә эчтән сабыр, нечкә күңелле, ачык кеше мин. Кешеләргә ышанам. Аллаһы Тәгалә, бу ачылып китеп, башкалар тарафыннан алданмасын, күңеле яраланмасын дип, миңа шундый образ биреп, яклый, саклый дип уйлыйм. Хәзер бераз үзгәрдем. Шулай да барысын да үзем аша үткәрәм.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|