|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Бөгелмәдә яшәүче баланың башына боз төшкәнннән соң җинаять эше ачылганБөгелмәдә яшәүче 11 яшьлек малайның башына офис бинасы түбәсеннән боз төшкән. Шуннан соң җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Якупов урамындагы бина түбәсеннән боз төшкәч, бала имгәнә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята, малайның умыртка баганасына зыян килгән дигән шик бар.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый, дип яза Татар-информ.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|