|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булырга әзерләнәҖырчы Чәчкә сөенече белән уртаклаша: баксаң, икенче тапкыр әни булырга әзерләнә икән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм», – дип яза җырчы.
Камерага арты белән басып биегән Чәчкә тамашачыларына таба борыла. Кадрларда Чәчкәнең шактый зур срокта авырлы булуы күренә.
«Котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тизрәк тернәкләнү теләп калам», «Нинди матур вә сөенечле сер. Күзләр генә тимәсен», «Менә сюрприз бу ичмасам», – дип комментарийлар калдырган аңа тамашачылары.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|