|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Черки тешләгән урында тәнендә суалчан пәйда булганКраснодар краенда медиклар ялган шеш диагнозлы авыру хатын тәненнән паразит суалчанны алган. Паразит черки тешләгәндә кереп калгандыр һәм хатынның тәнендә ике елдан артык "яшәгәндер" дип фаразлый медиклар. Бу хакта пациент хатынга операция ясаучы шеш диагнозында шикләнгән хирург-онколог Павел Попов үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, Кубаньдә яшәүче хатын липома (май күзәнәкләреннән торган онкологик булмаган шеш) диагнозы белән килгән. Аны карагач, табиб хатында башка - гранулема - диагнозы бар дип шикләнгән. Операция ясап, хатын тәненнән Dirofilaria repens суалчанын алганнар. "Шеш" хатынның тәнендә нәкъ черки тешләгән урында барлыкка килгән, ди хирург.
Ачык чыганаклар язуынча, бу суалчаннар аркасында барлыкка килгән чирләр акрын үсешә. Инкубацион чор берничә ел тәшкил итәргә мөмкин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|