поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2011 Мәдәният

“Тургай” моңы калды хәтерләрдә (ФОТО)

15 яшь мәңгелекләр мизанында үлчәгәндә күп вакыт түгелдер дә, бәлки... Тик ул еллар кайсы чорга туры килә дә, нинди шартларда гомер ителә бит әле. Менә бу яктан карасак инде мәркәзебез Оренбурда иҗат итеп яткан “Тургай” татар халык фольклор ансамбле өчен юбилеена китергән бу унбиш ел барын да үз эченә сыйдыргандыр...

Узган гасырның туксанынчы елларында өлкә үзәгендә шәhәр татар иҗтимагый үзәге “Туган тел” уңышлы гына эшләп киткәч, милли-мәдәни чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен аның каршында үзешчән сәнгать коллективы булдыру зарурлыгы көн тәртибенә килеп баса. Милли оешманың җитәкчесе Зиннур ага Шакировның,  Үзәк әгъзаларының тырышлыгы нәтиҗәсе буларак оеша бу коллектив.

 

Шул еллардан иҗтимагый үзәк белән берлектә “Тургай” ансамбле шәхесләребезгә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уткәрүгә, өлкә hәм шәhәр күләмендә узган барлык чараларга, даими уздырылучы милли бәйрәмебез сабантуйга актив катнаша килә.

 

1999 елда ансамбльгә “Үзешчән халык коллективы” дигән мактаулы исем бирелә.

 

2000 нче елны чакыру буенча Казанда Җиңү бәйрәменең 55-еллыгына багышланган халык иҗаты фестивалендә, Тольятти шәhәрендә узган татар мәдәнияте бәйрәмендә, яһүд мәдәнияте “Шалом-2000” фестивален ачу концертында катнашу ансамбльгә танылу китерә.

 

Коллектив өлкәбезнең татар авылларында концерт биреп чыгу белән генә чикләнмичә, чакыру буенча Башкортстанда – Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы Минештедә дә уңышлы чыгыш ясап кайтты... Кыска итеп әйткәндә, ансамбль тарихына истәлекле язмалар кертүче  вакыйгалар шушылар.

 

Ә инде шәхесләргә күчсәк, 4 мартта Фәйзи театрының затлы залында узган тантаналы юбилей кичәсенә мөрәҗәгать итү мәслихәт булыр. Иң беренче итеп ансамбльне тәүге көннәреннән үк җитәкләгән Сания Варис кызы Хәмитованы атарга  кирәк. Җәмәгатьчелек башлангычында алып барылган бу вазыйфа бик күп вакыт һәм фидакарьлек таләп итә. Ансамбльдә төрле елларда музыка җитәкчесе булып эшләп киткән Өлфәт Хәмидуллин, Вәкил Асяев, Фатыйх Фәйзуллин һәркайсы шулай ук коллектив уңышына үз өлешләрен керттеләр. Бүгенге көндә ансамбльнең музыкаль җитәкчесе булып Альберт Юнысов эшли.

 

15 ел эчендә ансамбльдә кемнәр генә катнашмаган. С.В.Хәмитова аларның иң активларын атап үтте. Исемлекне дәвам иттерик:

 

Альбина Әхмәтвәлиева, Хәбир Фазлыев, Гөлсинә Мәүлетова, Нәкыя Габзалилова, Халисә Сираева, Шакир Гыйльманов, Равил Мөхәммәдиев, Зиннур Рәхмәтуллин һәм аның биюче оныклары, Урал Аблаев, Равил Бакшиев, Марат Сәйфетдинов, Равил Ибраһимов, Рахматулла Махиянов, Римма һәм Таһир Әмировлар.Ни кызганыч, аларның кайберләре инде арабыздан бакыйлыкка ук күчкән.

 

Юбилей тантанасы, әлбәттә,  котлауларсыз булмый.  Шәһәр мэры Юрий Мищеряковның  да кичәдә катнашуы бәйрәмгә аерым бер затлылык һәм җаваплылык төсмерләре өстәде. Җитәкченең тәҗрибәле карашы тамашачыларның гадәттән тыш күп булуын күрми калмады инде, билгеле. Баксаң, Фәйзи театры шәһәребез татарлары өчен кысанрак тә икән бит әле! Форсаттан файдаланып, ОРТМММ җитәкчесе урынбасары В.Ш.Шәфиев халык коллективы исеменә лаек булган ансамбльгә шәһәр үзәгеннәнрәк репетицияләр үткәрү залы табуда ярдәм кирәклекне дә җиткерде, чөнки бүгенге көндә һәвәскәрләребез шөгыльләнүче “Орбита” мәдәният йорты шәһәр читендә - Бёрды бистәсендә урнашкан...

 

Котлаучылар арасында ансамль белән күп еллар иҗадый бәйләнештә торган Х.Ямашев исм. китапханә, “Яңа Вакыт” газетасы, 38нче татар теле тирәнтен укытылучы мәктәп, Мирхәйдәр Фәйзи исм. Татар дәүләт драма театры бар иде.

 

Тантаналы кичәнең тиз арада әзерләнеп, шушындый күркәм итеп уздырылуының сәбәпчеләре итеп ОШТММ “Туган тел”нең яшь, өлгер җитәкчеләре Рөстәм Маннанов Һәм Нур Хөсәеновны да атап үтте үзенең чыгышында С.В.Хәмитова. Ел башында гына төзелеп эшләп киткән Әхмәт-бай Хөсәенов исм. өлкә татар эшмәкәрләре берлеге эшчәнлеге дә шулай ук уңай этәргеч булды. Кичәдә берлек җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Р.Р.Зәбиров коллективка акчалата бүләк тапшырды.

 

Тамашаның программасына килгәндә, анда репертуарның алтын фондына кергән халык иҗаты җәүһәрләре дә (“Талы-талы”, “Дубая”, “Челтәрле”, “Гөлҗамал”, “Зәңгәр күлмәк”, “Гөлнәзирә”), бүгенге көн популяр татар җырлары да яңгырады. Ә башкаручылар исемлегенә килсәк, биредә ансамбльнең беренче көннәреннән үк актив катнашып килүчеләр Мәдинә Хәсәнова, Вәзирә Сәйфетдинова, Сания Хәмитова, Галия Гайнуллина, Җәүдәт Бикмөхәммәтовларны, соңрак килеп кушылган Фәйзулла Сәйфиев, Дамир Нурисламов, Тәзкирә Исембетьева, Роза Агишева, Рәйсә Мамазярова, Гаптерәзик һәм Альбина Азнабаевалар, Венера Сабирова, Нур Хөсәенов, кечкенәдән ансамбльдә  биергә өйрәнеп, татар hәм шәрыкъ биюләрен башкаручы  Анжела Головина (авырып калу сәбәпле кичәдә катнаша алмады), гәрәп биюен башкаручы Алфия Шәрипова, Альберт Юнысовларны атарга кирәк булыр.

 

Кичәгә исеме әйтеп үтелгән сәнгатькәрләрдән тыш Фәйзи театрыннан Россиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева, Яфардан килгән баянчы Вәкил Асяев, Үрге Чебенленең виртуоз гармунчысы Фәйзерахман Рәхмәтуллин чыгышлары да өстәмә ямь кертте.

 

... Нинди генә тамашалар карамадым инде мин бу залда. Әмма халыкның бу кичтәгедәй театрга агылуын күрергә туры килмәде. Басып торырга да урын калмагач, күпләре керә алмый урамда калды. Кичәнең бушлай булуы белән аңлатыр идең,  Татарстан җыр-бию ансамленең бушлай куелган концертын да хәтерли әле бу зал...

 

Тамашачы күбрәк өлкән буын вәкилләреннән иде. Әмма, сирәгрәк булса да мәктәп укучылары, яшьләребез дә абайланды. Димәк, халкыбызда туган теленә, сәнгатенә ихтыяҗ бар. Ике сәгаттән артык барган концерт тамашачыга аз кебек тоелды, үзешчән артистларыбызның hәрбер чыгышын алкышларга күмеп, зал гөр килде, димәк тамашачыбыз  халык җырларына  бик сусаган.

 

 Соңгы вакытта активлашып киткән миллилеккә битарафлык тәрбияләү хәрәкәте җәелдерелгән чорда, ул сусау яңа көч белән көчәя дә башлады бугай әле. Х.Ямашев китапханәсендә ачылган татар теле өйрәнү  төркемнәренә милләттәшләребезнең агылуы да шуңа дәлил. Әллә Оренбурыбызда милли ренессанс башланмакчы инде, җәмәгать?! Бирсен Ходай!

 

... “Тургай”ның пәйда булуы үз вакытында әдәби иҗатым башлануына да этәргеч биргән иде. Шул елларда язылып, беркайда да басылмый онытылган бер шигыремнең соңгы юллары исемә төште:

 

Яшьлек тугайлары чыкмый истән,

Тургай моңы сеңгән күңелгә...

 

p.s.  Юбилейга багышланган “парадный” язманы шушы урында тәмамласак та, максатка ирешелде дип исәпләргә булыр иде дә..., инде мондагы киң аудиториягә чыгарга уйлагач, күңелне кырып торган башкарак фактларга да кагылып китәргә кирәктер.

 

Шәһәребезне милли мәдәнияттән мәхрүм калып бара дип әйтү урынсыз булыр. Менә агымдагы мартта шәһәребездә узган-узачак татар телле мәдәни чаралар санын барлап чыктым. 18 зур тамаша! 60 меңләп, КҮПЧЕЛЕГЕ РУСЛАШКАН татар өчен моны аз дип һич атап булмас. Үзебезнең Фәйзи театры спектакльләре, Камал, “Мунча ташы” театрлары чыгышлары, Филүс Каһиров, “Айфара” концертлары, Мөнир Рахмаев дискәтүге...  Теләге булган һәркем бүгенге көндә ТНВ, БСТ каналларын карый ала. Татар өйләрен интернет яулый - ә  бу инде мәдәни киңлекләрне чиксез киңәйтә.

 

Талантлы балалар милләтне-нине аермый, һәр халыкта туа тора ул. Ә менә инде аларны  милләтнең чын  ул-кызлары итеп үстерү-әзерләүдә бернинди санияләр, мансурлар, рөстәмнәр, нурлар, хәтта мищеряковлар да, нинди генә көч салмасыннар, проблемаларны хәл итә алмаячаклар. Нигездән уйланган, төпле дәүләт сәясәте кирәк монда. Бер генә мисал китерәм. Казан-Оренбур трассасында утырган Йөзәй авылында мәктәп ябылды. Сәбәбе – балалар саны аз. Ә бит бу мәктәп укучылары Әсәкәйдә үткәрелеп килгән “Ак хисләр” фестиваленең даими катнашучылары, призһрлары иде. 6-7 ел элек төп белем бирү мәктәбе чорында төшерелгән фильмны күз яшьләрсез карарлык түгел. Телсез кала бит инде ул күрше рус авылына йөреп укучы балалар! Рус авылларын да охшаш язмыш көтә. Әмма бит алар кайсы мәктәпкә йөрсәләр дә, үз телләрендә укыйлар.

 

Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе үзенең файдалы вазыйфасын яхшы үти. Тик бу ярдәм республика халкында ризасызлык тудырмый микән? Ни дисәң дә ярдәм сорап сузылган куллар күпләрнең ачуын кузгата бит ул. Безгә бит Татарстаннан күбрәк рухый ярдәм кирәк. Әйтик, милли юнәлештә эшләүче сәнгать җитәкчеләрен әзерләүне оештыру.

 

Болай да су юлы озынлыгы язмамны дәвам итеп тормыйм. Фикер алышуда Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең дә катнашуын теләр идем. Сездә хәлләр ничек тора икән?

 

 

 

 

Кичәне ансамбльнең алмашсыз сәнгать җитәкчесе Сания Хәмитова алып барды.

 

 

Ансамбль репертуарының алтын фондына кергән татар халык җырларын башкара.

 

 

Оренбур шәһәре мэры Ю.Н.Мищеряков коллективны юбилее белән кайнар котлады.

 

 

ОШТМММ “Туган тел” җитәкчесе Рөстәм Маннанов котлый.

 

 

Ансамбльгә “Тургай” исемен тәкъдим итүче шагыйрә Әминә апа Моратова сәнгатькәрләребез чыгышыннан бик канәгать.

 

 

Ансамбльнең ветераны Вәзирә Сәйфетдинова.

 

 

Сәхнәдә Мәдинә Хәсәнова Вәкил Асяев баянына кушылып “Гөлҗамал”ны башкара.

 

 

Нәфис сүз остасы, баянчы Җәүдәт Бикмөхәммәтов ансамбльнең ветераны.

 

 

Баянчыларыбыз ансамбленә Роза Агишеваның кубызы да кушыла.

 

 

Әлфия Шәрипова башкаруында гарәп биюе.

 

 

Ансамбльнең хатын-кызлар триосы.

 

 

Җырчы, баянчы Дамир Нурисламов.

 

 

Шәһәребез татар иҗтимагый Үзәгенең беренче рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Закир улы Шакировны зал алкышларга күмде.

 

 

Кичәне алып баручы, җырчы, ОШТМММ рәисе урынбасары – барысы бергә - Нур Хөсәенов.

 

 

www.orentat.ru порталы һәр зур чарада фотосессия үткәрүне күркәм традиция дәрәҗәсенә күтәрде.

 

 

ORENTAT.RU порталы фотографы РАДИК АСКАРОВ эшләре файдаланылды.


Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург шәһәре
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»