поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2008 Аш-су

ТОЗ ҺӘМ ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР

Үсемлекләр буенча белгеч Бөек Карлдан, тәм­ләт­кечләр ни ул, дип сорагач, аның җавабы кыска булган: “Дәвалаучының дуслары һәм пешекчене данга күмүчеләр”. Бүген тәмләткечләрсез бер генә хуҗабикә дә ризык әзерләмидер.

ТОЗЛЫ “ДӨРЕСЛЕК”

Гадәттә без уйлап та тормыйча, тозны бөтен ризыкка сибәбез. Тозсыз торып буламы? Төче ризык ашауның файдасы бармы?

Тоз — кеше организмын натрий һәм хлор ионнары белән баета. Ә алардан башка ашказаны согы сос­тавындагы тозлы кислота ясала алмый. Әлеге сыеклык күзәнәкләрдә дә бар. Димәк, тоз күзәнәкләр эш­чән­леге өчен дә мөһим. Алайса, нигә соң тозның зыя­ны турында сөйлиләр?

Эш менә нидә. Кайбе­рәүләр тозны кирәгеннән артык куллана, аларның организмында тоз күләме нормадан артык. Элегрәк кеше көненә 10-15 г тоз кулланырга тиеш дип санала иде. Яңа тикшеренүләр күр­сәткәнчә, тәүлеклек норма 6 г нан (бер чәй ка­шыгы) артмаска тиеш. Тик чынлыкта кеше бу норманы өч мәр­тәбә “арттырып үти”. Бу нигездә казылык, соус, чипсы кебек составында тоз булган ризыкларны күбрәк ашау­га бәйле.

Табиблар тозны мөмкин кадәр азрак кулланырга чакыра. Артык тоз бөергә — организмның су “насос”ына зур зыян сала. Чөнки ул суны организмда тотып тора башлый. Шуның аркасында бөергә ике мәртәбә кызурак эшләргә туры килә. Ә артык сыеклык кан басымын күтәрә, димәк, йөрәк өчен дә бу файдага түгел. Ахыр чиктә, тозны күп ашау атеросклероз авыруын китереп чыгара.

Шулай да, бер төркем галимнәр, тоз җитәрлек булмау да зыянга, дип белдерә. Төче ризык кына ашап торсаң, организмнан сыеклык бик тиз куылачак. Аның белән бергә микроэлемент­лар да чыгып китәчәк. Ә бу тире, бөер, йөрәк һәм кан тамырларына начар тәэсир итә.

Тозны артык күп кулланмас өчен мәгълүм кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шулпага тозны уттан алырга 20 минут кала сибегез. Яшелчәләргә тозны әзер булырга 5-7 минут кала салырга кирәк. Фасоль, борчак тозлы суда озак пешә. Аларга да бу тәмләткечне уттан алырга 5 минут кала сибегез. Кыздырылган бә­рәңгегә тозны табынга бирер алдыннан гына сибәргә кирәк.

Кыскасы, тозны кулланырга ярый, тик чаманы гына югалтмаска кирәк.

 

ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА

Әнис аппетитны ача, салкын тигәндә ярдәм итә. Хатын-кыз авыруларын дә­валаганда кулланыла, ба­ла имезүче ханымның сөтен арттыра.

Пирог, ботка, компот кебек баллы ризыкларга кушыла.

Кардамонны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый. Кан плазмасын, нерв күзәнәкләрен тукландыра.

Камыр ризыклары, аш һәм пылауга тәм кертә.

Чили борычы организмны ныгыта, канны чистарта, аның агышын яхшырта. Эчтән кан китүне туктата.

Ит һәм балык ризыклары өчен бер дигән тәмләткеч.

Ванилин ашкайнатуны яхшырта, организмны ярсыта һәм хәл кертә.

Печенье, крем, торт һәм кәнфитләргә салына.

Кориандрны өлкән яшьтәге һәм чирдән соң хәл­сезләнгән кешеләргә тәкъ­дим итәләр. Ул көч кертә һәм йөрәкне ныгыта.

Яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән ризыклар өчен.

Ак борыч ашказаны эш­чәнлеген һәм эчәклек микрофлорасын нормага сала.

Беренче һәм икенче ашлар әзерләгәндә кулланыла.

Канәфер йогышлы авырулар вакытында бактерияләрне һәлак итә. Авыртуны басу үзлегенә ия.

Ликер, пунш һәм компотлар өчен яхшы.

Имбир аппетитны ача, ашказанын һәм канны җы­лыта. Кан составындагы холестерин күләмен киметә, хәтерне яхшырта.

Камыр, компот һәм ит ризыкларына салалар.

Ак әнис нервларны тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта, игътибар тупларга ярдәм итә.

Ипи, тозлы кәбестә өчен бер дигән тәмләткеч.

Дарчин маен нокталы массаж, салкын тиеп ин­галяция ясаганда кулланалар. Ашказаны пробле­малары булганда да әлеге тәмләт­кеч киңәш ителә.

Җиләк-җимеш ашларына, запеканка һәм кофега салалар.

Лавр яфрагының очучан хуш исле матдәләре иммун системасын ныгыта. Төнәт­мәсе сулыш алуны җиңелләштерә һәм арганлыкны киметә.

Әче ашлар һәм сарык итеннән әзерләнгән ризыкларга тәм кертә.

Мөшкәт чикләвеге организмга көч кертә, нерв сис­темасын яхшырта.

Шоколад кремнарына һәм соусларга салалар.


---
Тәмлетамак
№ --- | 22.03.2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»