|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Бер сәгать эчендә өч тапкыр авариягә эләккәнАмериканың Калифорния штатында яшәүче ир көчле буран вакытында бер сәгать эчендә 3 тапкыр юл-транспорт вакыйгасына эләккән һәм нибары кулын җәрәхәтләп, исән калган. 32 яшьлек Джеймс Холси машинада өенә кайтып барганда буранга эләккән. Аның машинасы таудан түбән төшкәндә тая башлаган. “Каршыга килүче машина белән бәрелешмәс өчен, мин юл читенә туктадым. Шулчак алгы тәгәрмәчем тишелде”, – дип сөйли водитель.
Эвакуатор көткән арада Холси машинасыннан чыккан. Шул мизгелдә тагын бер авария була: Холсиның машинасына икенче бер автомобиль барып менә. Водитель юл буенда Холсиның күрә һәм аңа ярдәм итәргә тели, әмма машинасына бәрелә. “Әйтерсең лә ниндидер көч мине өскә атып бәрде, мин машина астына егылдым. Торсам, кулларым киселеп беткән”, – дип тасвирлый бу хәлне Холси. Икенче водительнең футболкасы белән яраланган кулларын бәйләгәндә, аны тауга менеп баручы икенче бер машина бәрдерә. Бу юлы Холси ике машина арасында тоткынлыкта кала. Ярый әле җәрәхәтләнми.
Күп тә үтми ашыгыч ярдәм машинасы килә һәм ирне дәваханәгә алып китә. Холси, ниһаять, мин хәвефсез урында дип уйлап куюы була, ашыгыч ярдәм машинасына автомобиль бәрелә...
Бу аварияләр нәтиҗәсендә америкалы нибары кулын җәрәхәтли. Ике сәгатьтән аны хастаханәдән кайтарып җибәрәләр.”Аллаһ Тәгалә мине саклады, хәтта табиблар да бу хәлләрдән соң минем исән калуыма хәйран калды”, – дип сөйли сөенече ташкан ир.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:Daily Mail
--- |
Иң күп укылган
|