|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2023 Шоу-бизнес
Данир Сабиров Фирзәр Мортазин турында: "Кайтканда кесәмне карасам - 5 меңне барыбер салып җибәргән"Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров социаль челтәрләрдә «Язлар» җырын яңартылган форматта тәкъдим иткән. Җырның тарихы турында җырчы болай дип яза: "Кемнәр минем белән күптәннән, алар хәтерлидер, 10 ел элек бу җырны мин инде башкарган идем. Əле хәтердә, Фирзәр абыйга җыр сорап шалтыраттым да, башта үземнең кем икәнемне әйттем: «Салават абыйда укыйм, теге-бу…» Фирзәр абый озак уйламый, «вежливо» гына: «Теге озын колаклы дуракмыни? Бирмим сиңа ул җырны. Җырлый белмисең һәм ул җыр сиңа килешми дә», - дип, трубканы куйды. Күп вакыт үтмәде, кире шалтырата: «Бер атнадан минем юбилей концертым. Алып баручы булып килсәң, җыр - синеке, диде. Килдем, алып бардым, Фирзәр абый бик канәгать калды. Сөйләшкәнчә, җырны хәзер җырлый алам, ә аннан тыш, Фирзәр абый миңа 5000 сум акча суза (ул вакыт өчен бу бииик зур сумма иде). Мин инде: «Юк, нинди акча, мин җыр өчен генә килдем», - дип, акчаны алмадым. Кайтканда кесәмне карасам - акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый" - дип уртаклаша Данир Сабиров.
--- |
Иң күп укылган
|