|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2023 Мәдәният
Рифат Фәттахов Үзбәкстан министры белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшкән (ФОТО)Бу көннәрдә Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов Ташкентта эшлекле сәфәрдә. Әлеге сәфәр кысаларында ул Үзбәкстан Республикасының Мәдәният министры Озодбәк Назарбәков белән очрашты. Очрашуда сүз ике зур мәдәни проект турында барды. “Ике зур мәдәни проект турында фикер алыштык: Ташкентта Рәшит Ваһапов фестивален үткәрү һәм "Казанда Шәрык базары- 2» фестивалендә үзбәк артисларының катнашуы. Үзбәкстан министры тәкъдимнәрне тыңлагач , "Хоп! Яхшы!, " диде. Мин исә " Рәхмәт!"- дидем. Бер - беребезне аңлап, кул кысыштык. Тәрҗемә кирәк булмады”, дип бүлеште Рифат Фәттахов “Матбугат.ру”.
--- |
Иң күп укылган
|