поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.02.2023 Медицина

Татарстанда яңа туган сабыйларны 36 төрле генетик авыруга тикшерәчәкләр

Яңа туган сабыйларны хәзер тагын да җентекләп тикшерәчәкләр. Элегрәк сабыйларны биш төрле генетик авыруга тикшерсәләр, хәзер бу сан 36га җиткән.

РКБның генетик консультация мөдире Зөлфия Вафина сүзләренә караганда, әлеге яңалык быел 1 гыйнвардан гамәлгә кергән. Шул вакыт эчендә республикада барлыгы 6,5 мең балага шундый киңәйтелгән тикшерү ясалган.
 
– Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча 160 бала хәвеф төркемендә тора. Шуларның 96сының анализ нәтиҗәләре билгеле инде. Аларны кулга алгач, 4 балага тагын да җентекле тикшерү узарга юллама бирдек. Аларда генетик авыру диагнозы раслану ихтималы бик зур, – ди белгеч.
 
Татарстанда яңа туган балаларга скрининг тикшерүе 1993 елдан бирле ясала. 2006 елга кадәр сабыйларны ике төрле генетик авыруга тикшергән булсалар, аннары аларның санын бишкә җиткергәннәр. Быелдан башлап исә яңа туган сабыйларда киңәйтелгән скрининг ярдәмендә 36 төрле генетик авыруның булу-булмавын тикшерәләр.
 
– Болар бар да җитди – инвалидлыкка ук китерә торган авырулар. Башлангыч чорда ачыкланса, аларны дәвалау мөмкинлеге арта. Нәселдән килә торган авырулар бик мәкерле. Алар үзләрен тугач ук түгел, вакыт узгач та сиздерергә мөмкин. Шуңа күрә бала туганнан соң ун көн үткәч, сабыйны өстәмә тикшеренү узарга чакырып шалтыраткач, ата-ана еш кына сүзсез кала. «Минем баламның барысы да тәртиптә», – диләр. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: әгәр баланың сәламәтлеге белгечләрдә шик уятса, өстәмә тикшеренү узу мәҗбүри. Алтынга тиң вакытны юкка сарыф итәргә кирәкми. Соңга калсаң, дәвалау да нәтиҗә бирмәскә мөмкин, – ди Зөлфия Вафина.
 
Белгечнең бу сүзләрен саннар да раслый. Яңа туган сабыйга ясалган скрининг ярдәмендә ел саен 30–40 балада генетик авыру барлыгы ачыклана. Вакытында ярдәм күрсәткәч, алар тулы канлы тормыш белән яши, ди белгечләр.
 
Бу скрининг ничек уздырыла соң? Республика клиник хастаханәсенең яңа туган балалар бүлеге мөдире Альбина Идиятуллина сүзләренә караганда, бала туганнан соң, аңа туу турында таныклык бирелә. Шул документ нигезендә аңа скрининг узарга юллама бирәбез. Аңа кадәр табиб-неонатолог ана белән сөйләшә, аңлату эшләре алып бара, аннан язмача ризалык ала. Бары шуннан соң баладан кан анализы алып, скрининг ясала. «Моңа кадәр скрининг бала туганнан соң дүрт көн узгач ясалса, хәзер ул беренче тәүлектә үк башкарыла. Кан алганнан соң, ул  медик-генетик консультациягә озатыла», – ди белгеч.
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»