|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2011 Юмор
Шадра юморескалар яки нормальный робагыйлар("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы) Бу такмакчы килеп чыкты кайдан дип, Робагый дип, ниләр яза, надан, дип Көлмә, шагыйрь. Бу әкәмәт дөньяда Үз-үземә шулай кызык табам бит.
Туфан Миңнуллин.
Үз-үземә шулай кызык табам, диеп, Робагыйлар язган Туфан агам, диеп Мин дә беркөн тотындым бу күркәм эшкә – Бәлкем, кемдер язганыма багар, диеп.
Ләбиб Лерон.
И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык: Бер үк тырма тешләренә кырык бастык... Үзебезчә сөйләшергә һич юк вакыт: Кияү – урыс, килен – марҗа, онык – манкорт!
* * *
Көндәшен ул чөеп атты баш аркылы... Чү! Нәрсә бу, и инәңне корт чаккыры?! Җилкәсенә тәкә... дисәм... чучка салып... Кайтып килә сабантуйның баш батыры.
* * *
«Түрәләрдә бернинди дә милли аң юк!» – Дип мин әйтәм, син әйтәсең, сөйли халык... Тещасының юбилее уңаеннан Шәһәр мэры табын корган – миллионлык!
* * *
Яшь чакта гел кызлар булды телебездә, Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә... Бер гөнаһсыз әүлиягә әверелдек Анализлар биреп йөргән көнебездә.
* * *
Сөбханалла, күкрәкләрең бигрәк күркәм! – Тефү-тефү, күз тимәсен берүк, иркәм. Ни диярсең, әгәр әрсез кулларымны Шул тирәңдә тыйнак кына сыйпап йөртсәм?!
* * *
Быел тагын алмакчылар җан исәбен. Шул хакта шәп шигырь язу бар исәбем... Минем хакта яз, әйдә, дип кинәт кенә Килеп кердең шигыремә, җанкисәгем.
* * *
Иртән сайрыйм: “Син бит – минем табышым”, – дип, Кичен сайрыйм: “Син бит – минем язмышым”, – дип... Бүген тагын йоклап китсәм, әйтмәссеңме: «Каян килде бу табигать ялгышы?» – дип.
* * *
Күп ашаудан йокы баса – оета, дип, Булмый хәтта ботинканы киеп тә, дип, Айлар буе өйдә ни бар шуны состым – Дүшәмбедән тота башлыйм диета, дип...
* * *
Сәхнә тулды яулык чөйгән ирләр белән, Колак тонды шырдый-бырдый җырлар белән. Бетсә бетсен татар җыры, юморы, дип, Сәхнәләргә мин дә чыгып мырлар булам.
* * *
– Синең өчен мәңге утка кермим мин! Синең өчен мәңге суга кермим мин! – Дип ярсыгач, ялгыш өстәп куйды ир: – Синең өчен... лутчы... «сулга» йөрим мин!
* * *
Өметләрем (мөлдерәмә ташыганда!) Челпәрәмә килде гүя таш идәндә: Үзәгемне өзеп-өзеп үтеп киттең Спонсорың алып биргән машинаңда.
* * *
Бу Рәсәйне ваклап сатып эчтеләр, дип Кемдер анда, кемдер монда сөйләнә бик. «Монда минем өлеш тә бар!» – дип уйласаң, Кысылмыйча кала күрмә син дә, Ләбиб.
* * *
Көнләшеп тә, кызыгып та әйткәннәрдер: «Күп укыган, күп белгән шул әткәләре...» Марсель, Илфак, Лемон, Роберт, Ким, Ркаил... – Бездә инде исемнәрнең кәттәләре!
* * *
Бер табында утырдык без Башлык белән, Мәҗлес – күркәм: сый-хермәтләр – шашлык белән!.. Өйгә кайткач, шул турыда язмак булдым... Шигырь язып булмый икән... кашык белән.
* * *
Күлмәгемнең кире ягын кидем мин дә, Шомбай булып йөрим әле, дидем мин дә... Кинәт кенә башкаема китереп сукты: Әйләндереп кигәннәр бит бу илне дә!
* * *
Кырыктан соң мин дә бераз үзгәрдем, дим. Әллә нишләп начар күрә күзләрем, дим. Китап-мазар укымаган чакларымда Бик шәп күрәм матур кызлар йөзләрен мин...
* * *
Чынга ашмас уй-теләкләр миндә инде: Космонавт булырмын, дип йөргән идем... Китап укып, көтмәгәндә шагыйрь булдым... Автогонщик буласым да килгән иде.
* * *
Булды заман: вакыт узды чиратларда – Чират торды хатын-кыз да, ир-атлар да... Күпме мәһшүр татар углы китеп барды Чират саклап тормый гына зиратларга.
Ләбиб ЛЕРОН |
Иң күп укылган
|