|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2023 Хәвеф-хәтәр
10 яшьлек малай эте белән ачык люкка төшеп киткән
Уфада Магистральная урамында ун яшьлек малай эте белән йөргәндә ачык люкка төшеп киткән. Аларга МЧС хезмәткәрләре һәм медиклар ярдәмгә килгән. Коткаручылар балага һәм аның дүрт аяклы дустына чыгарга ярдәм иткән, ә табиблар аларны тикшергән. Бәхеткә, беркем дә җәрәхәтләнмәгән.
Шулай да люкны ачык калдырган кеше җәзасын алыр дип ышанабыз. Бәхетлелек очрагы белән генә фаҗига булмый калган. Югыйсә шушы көннәрдә Татарстанның Тәтеш районында 10 яшьлек бала шундый ачык люкка төшеп һәлак булган.
фото: mk.ru
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|