поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.02.2023 Язмыш

"Авыру әниемне күрәлмәс хәлгә җиттем"

"Мине бәлки күпләр аңламас, әмма бу хатны язмый булдыра алмыйм. Миңа 54 яшь. Ике ел элек ирем кинәт кенә йөрәк авыруыннан вафат булды. Аның белән өй төзедек, матур итеп тормышыбызны кордык, ике балага гомер бирдек. Инде балалар да үзаллы тормыш белән яши.

Ирем вафат булганнан соң, өйдә ялгыз калдым. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Әле ярый ял көннәрендә балалар килеп йөрде. Кечкенә оныгым берничә сәгатькә генә булса да сүнеп барган өемә ямь кертеп кайтып китә иде.
 
Авылда өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче әнине алып килергә булдым. Миңа да аның янына кайтып йөрергә хәзер кыен, чөнки үзем рульдә йөрмим. Әнигә дә минем янда рәхәт булыр, дип уйладым. Әни тавык асрый, ишек алларында гөлләр үстерә иде. Өйдә тәрәзә төпләрендә дә аның гөлләре һәрвакыт чәчәктә утыра иде. Күршедә дә берничә әби бар. Алар янына кереп, вакытын уздырып чыга. Кыскасы, гадәти авыл карчыгы иде ул.
 
Минем янга күченеп килгәч, ай чамасы бик яхшы яшәдек. Тик тора-бара әнинең хәле начарланды, аның аяклары авырта башлады. Аяклары авыртканга, бик йөрмәскә дә тырышты. Мин көчемнән килгәнчә, аны дәваханәләргә йөрттем. Файдасы булмады. Хәзер инде әни урын өстендә ята, өйдә минем ярдәм белән генә йөри ала. Беләм, әнине тәрбияләү - минем аның алдындагы зур бурычым, әмма башкача түзәр хәлем калмады. Ул төнлә йокламый, сызлана. Ярый әле үзем хаклы ялда, аны калдырып чыгып китеп булмый. Тора-бара кече йомашларын да үзаллы башкара алмый башлады. Күптән түгел генә көч-хәл белән үгетләп, памперс кидерә башладым. Моңа кадәр көн әйләнәсенә юрганнар, киемнәр юып та интегә идем. Әле тегеләй, әле болай зарлана ул.
 
Аны тыңлап торсаң, үзең үк авырый башларсың кебек. Минем беркая да чыкканым юк, әнине калдырырга куркам. Ахирәтләрем дә килми хәзер. Балалар да сирәк килә башлады. Тәүлек әйләнәсенә мин авыру әни белән. Ирем үлүне кабул итеп тә бетерә алмадым, шундый хәлдә калдым.
 
Әнине алып килмәгән булсам, бәлки, үзе әкрен генә булса да йөреп яткан булыр иде кебек. Үземнең баш авыртуы туктаганы да юк хәзер. Тынычлап йоклый алмыйм. Ирсез болай да тормышым сүнгән кебек иде, әни аны тагын да караңгылаткан кебек. Яшәүнең кызыгы калмады", - дигән хат алдык.
 
Бу ханымга нинди киңәш бирер идегез?
Фото: Фрипик.ком
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»