поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.03.2011 Җәмгыять

Цай Синбо: “Сезнең яшьләр китапханәдә кычкырып сөйләшә”

Мин Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетында укыйм. Бездә кытай, гарәп, фарсы, төрек, япон телләре укытыла. Соңгы елларда Кытай университетелары белэн КФУ арасындагы мөнәсәбәтләр яхшырды. Һәм Кытайдан бик күп студентлар килә башлады.

Куптән тугел мин Кытайдан килгән бер кыз белэн таныштым. Аның исеме Цай Синбо (үзара без аны Надя дип йөртәбез). Ул Кытайның Чан дзи шәҺәреннән. Университетта ул рус филологиясе факультетында укый. Аның кайбер фикерләре белән intertat.ru газетасы укучыларын да таныштырырга булдык.

 

- Ни өчен кытай кызы рус телен өйрәнергә булган икән?

 

- Мин Русия белән кызыксынам.Тарихы, мәдәнияте, традицияләре гел узенә жәлеп итте. Җитмәсә Россия күпмилләтле дәүләт. Икенче яктан миңа калса рус телен өйрәнү миңа бик күп мөмкинчелекләр ача. Аннан соң рус теле иң авыр телләрнең берсе булып санала, шунысы белән кызык булгандыр.

 

- Синбо, Россиягә беренче мәртәбә килгәч нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

 

- О-О, сездә кәгазь эшләренэ, җыен вак-төяккә бик зур игьтибар бирәләр.

 

- Яшьләр кайда да бердер инде ул. Шулай да, Россия белән Кытай яшьләре арасында берәр нинди аерымлыклар бармы?

 

- Әллә нинди аерымлыклар юк кебек.Россиядә дә, Кытай да яшьләргә техника җене кагылган, интернет белән бик мавыгалар. Ләкин икенче яктан, сезнең яшләр күбрәк әти-әниләренә материаль яктан бәйле.

 

- Бездә чит ил студентларына мөнәсәбәт нинди, кыерсытмыйлармы?

 

- Алай зарланасым килми, һәрвакыт булышып торалар, ярдәм итәргэ тырышалар. Мондагы яңа дусларымның күбесе Кытай белән кызыксына. Уртак темалар тиз табабыз анысы.

 

- Шулай да, безнең студентларына нәрсә житми дип уйлыйсың?

 

- Сездә китапханәдә кычкырып сөйләшәләр, бу бик сәер тоела миңа.

 

- Синбо, Казаннан башка Россиянең нинди шәһәрләрдә булганың бар?

 

- Әлегә Мәскәү белән Казанда гына. Ә менә җәйге каникулларда Петербургны курәсем килә. Ишетүем буенча ул бик тарихи һәм бик матур кала.

 

- Казанда сиңа күбрәк нәрсә ошады?

 

- Бездәгенгә караганда монда бик аз кеше. Тормыш та ничектер салмак , үз чираты белән бара төсле. Ә кышыгыз бигрәк озын һәм салкын.

 

- Укудан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

 

- Мин көн саен укыйм. Буш вакытта кытай теле укытам. Ял көннәрендә дусларым белән тимераякта шуабыз, кинога, театрга йөрибез.

 

- Ә киләчәгеңне кичек күзалыйсың?

 

- Минем планнар бик зурдан, киләчәктә дипломат буласым килә. Ләкин анын өчен бик куп көч куярга кирәк әле.

 

- Синбо, барлык хыялларың да тормышка ашсын!


Айназ КАМАЛ
Интертат.ру
№ | 11.03.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»