|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2023 Криминал
22 яшьлек егет 16 яшьлек йөргән кызын һәм аның дустын үтергәнХокук саклау органнары Башкортстанда Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында кылынган кеше үтерү очракларын тикшерә. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көнләшү сәбәпле, 22 яшьлек егет үзенең 16 яшьлек элек йөргән кызын һәм аның 20 яшьлек дустын берничә тапкыр пычак кадап үтергән. Шуннан соң егет әтисенең "ВАЗ 2107" машинасында качып китәргә карар кыла. Аннары ул «ВАЗ 2114» автомобиленә күчеп Уфага юл тота.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, аның машинасына ЮХХДИ хезмәткәрләре игътибар иткән. Полицейскийларны күргәч, шикләнелүче качарга маташа, әмма каршыга килүче «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә "Гранта"ның шоферы һәлак була, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше хастаханәгә салына.
Кеше үтерү һәм юл-транспорт вакыйгалары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Корбан булган 16 яшьлек кызның ахирәте аны үтергән егете белән мөнәсәбәтләре ничек урнашуы турында сөйләгән. Бу мәгълүматны РЕН ТВ телеграм-каналы китерә.
Аның сүзләреннән аңлашылуынча, егет еш кына аңа кул күтәргән, алар бер-берсенә кычкырган, еш кына талашкан. Фаҗигагә берничә көн кала егет кызның битенә суккан, үсмер моны әти-әнисеннән яшергән. Мондый мөнәсәбәтләр ике ел дәвам иткән.
Билгеле булганча, кыз белән бергә үтерелгән егет аның дусты гына булган, алар арасында якын мөнәсәбәтләр булмаган. Һәлак булган кыз имин гаиләдә тәрбияләнгән, яхшы укыган.
Егеткә гомерлек төрмә яный, дип фаразлый белгечләр.
фото:"МВД по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|