|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2023 Фаҗига
Тюбингта шуганда машина астына барып кергәнБашкортстанда Бөре районының Суслово авылында яшәүче яшь ир өчен кышкы күңел ачу чарасы күңелсез тәмамланган. 21 яшьлек егет ВАЗ-2111 машинасына тагылган тюбингта шуган. Кинәт кенә бер мизгел эчендә “ватрушка” каршы юл полосасына чыгып очкан да “Лада Гранта” тәгәрмәче астында калган. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән тюбингтагы яшь егет үлгән.
БР буенча ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов сүзләренчә, тюбинг тагып йөргән “ВАЗ-2111” йөртүчесе гамәлләренә юридик бәя биреләчәк.
Фото: Владимира Севастьяновның Телеграм-каналыннан
--- |
Иң күп укылган
|