|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2023 Криминал
Ун яшьлек бала әтисенә пычак кадаганУфада узган ялларда бер гаиләдә җанөшеткеч хәл булган. "Честно говоря" программасы журналисты ачыклаганча, бала исерек атасыннан якланган. Малайның әнисе гаилә башлыгы өйгә исерек килеш кайтты, дип сөйли. Мәҗлес дәвам итә, шуннан соң уйнарга теләгән баладан кала барысы да йокларга ята. Бервакыт улы тавышланып атасын уята, ә тегесе балага суга. Малай моның өчен әтисенең аркасына пычак кадый.
"Мине кызым уятты, алар сугыша, диде. Мин тизрәк йөгереп бардым. Иремне кочаклыйм, "Нәрсә булды?" - димен. Бу вакыт эчендә улым аның аркасына пычак кадый. Бөтен җирдә кан. Мин ашыгыч ярдәм чакырттым", - дип хәбәр итә хатын.
Ул барысы да очраклы булган, дип саный. Ире дәваханәгә салынган.
Ул шулай ук аларның гаиләсендә бик сирәк эчүләрен әйтте. Күршеләр исә, киресен сөйли. Алар эчәргә яраткан һәм бервакыт янәсе, хатыны иренең аягына пычак кадаган булган инде...
Фото: стоп-кадр видео «Честно говоря»
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|